Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан мэры медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Казан мэры Илсур Метшин медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне чын күңелдән Медицина хезмәткәре көне белән котлыйм! Казанның сәламәтлек саклау системасы — алдынгы методикалар һәм югары технологияле җиһазларга ия булган заманча, тиз үсеш алучы система. Аның үзәгендә, һичшиксез, сез — ак халатлы фәрештәләр торасыз. Сез осталыгыгыз, сабырлыгыгыз һәм мәрхәмәтлелегегез белән киләчәккә ышаныч һәм өмет бирәсез.
Бу игелекле һөнәр ияләре ялсыз һәм бәйрәмсез эшли, кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклый. Сезнең фидакарь хезмәтегез өчен иң зур бүләк — сездән ярдәм һәм терәк тапкан кешеләрнең ихлас рәхмәт сүзләре.
Көндәлек тырыш хезмәтегез, һәркемгә карата игътибарлы булуыгыз, үз эшегезгә тугрылыгыгыз һәм югары профессиональлегегез өчен рәхмәт.
Аерым рәхмәт сүзләре шәһәребезнең сәламәтлек саклау өлкәсендәге иң яхшы традицияләргә нигез салган, бүген дә үз үрнәге белән илһамландыручы һәм яшь белгечләргә бәяләп бетергесез тәҗрибәсен тапшыручы ветераннарга. Сезгә бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим! Һәр көнегез шатлыклы вакыйгаларга бай булсын. Яраткан кешеләрегезнең җылысына төренеп яшәгез!» — диелә котлау сүзләрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз