news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэры Мәскәүнең СКОЛКОВО идарә мәктәбе студентларын кабул итәчәк

Әлеге уку йортының мөмкинлекләрен күзаллау өчен, мәктәпнең Халыкара попечительләр советы рәисе РФ Президенты Дмитрий Медведев булуын, ә Координацион советына Роман Абрамович, Рубен Варданян («Тройка Диалог»), Александр Абрамов («Евраз Групп») кебекләр кер

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Иртәгә 15.00 сәгатьтә Казан Ратушасында Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин Мәскәүнең СКОЛКОВО идарә мәктәбе студентлары белән очрашачак. Очрашу барышында аларга Казанның икътисади куәте хакында мәгълүмат биреләчәк, диелә мэриядән алынган хәбәрдә.

  СКОЛКОВО идарә мәктәбе үзе бик үзенчәлекле. «Мәгариф» өстенлекле илкүләм проекты кысаларындагы әлеге мәктәп проекты шәхси-дәүләти партнерлык рәвешендә гамәлгә ашырыла, ләкин тулысынча инвесторлар хисабыннан финанслана, гомумән, бу мәктәп Россия һәм халыкара бизнес-элита вәкилләренең уртак проекты булып тора. СКОЛКОВО идарә мәктәбенә нефть һәм газ, металлургия сәнәгате, энергетика өлкәсе, инвестицияләр, банк эше, иминиятләштерү, кулланыш товарлары сәүдәсе кебек тармакларда әйдәп баручылардан саналган Россия һәм чит илләрнең иң зур 18 компаниясе нигез салган. Әлеге уку йортының мөмкинлекләрен күзаллау өчен, мәктәпнең Халыкара попечительләр советы рәисе РФ Президенты Дмитрий Медведев булуын, ә Координацион советына Роман Абрамович, Рубен Варданян («Тройка Диалог»), Александр Абрамов («Евраз Групп») кебекләр керүен әйтү дә җитә.

 Моннан 3 ел элек анда югары һәм кече звено җитәкчеләр өчен кыска вакытка исәпләнгән «Executive Education» укыту программасы буенча белем бирелсә, быел гыйнвардан «Еxecutive МВА» программасы да кулланыла, алга таба киләсе елның гыйнварыннан яңа класс укый башлый. Быел сентябрьдән «Full-time MBA» халыкара программасы буенча студентлар кабул ителгән. Укыту исә 5-7 кешедән торган командага тупланып чын проектларны гамәлгә ашырудан гыйбарәт, ә нәтиҗәләрен СКОЛКОВОны гамәлгә куйган компанияләр һәм бизнесменнар, сәясәтчеләр, түрәләрдән торган экспертлар бәяли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100