news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэры Мәскәүнең дизайн, проектлау һәм шәһәр үсеше өлкәсе эксперты белән очраша

Шәһәр башкарма комитетында Вячеслав Глазычев катнашында шәһәр территорияләре үсешен стратегик планлаштыруда муниципаль идарә технологияләре буенча семинар була

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Казан мэры Илсур Метшин Мәскәү архитектура институты профессоры, сәнгать белеме докторы, РФ Җәмәгать палатасы әгъзасы, региональ үсеш һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча комиссия рәисе, дизайн, проектлау һәм шәһәр үсеше өлкәсе эксперты Вячеслав Глазычев белән очрашачак. Аннары В.Глазычев катнашында шәһәр Башкарма комитетының структур подразделениеләре җитәкчеләре һәм район хакимиятләре башлыкларының кала территорияләре үсешен стратегик планлаштыруда муниципаль идарә технологияләре буенча семинар булачак. Мэриядән алынган хәбәрдә әйтелгәнчә, семинар Башкарма комитетның утырышлар залында узачак.

Искәртеп үтәбез: Вячеслав Глазычев Халыкара архитектура академиясе һәм шәһәр планлаштыручыларның Зальцбург семинары шәрәфле әгъзасы, «Европа» нәшрияты генераль директоры, Илкүләм дизайн академиясе президенты да булып тора. Күп санлы басма хезмәтләреннән «Городская среда: технология развития» һәм «Глубинная Россия: 2000-2002», «О нашем жилище», «Лицо города», «Энциклопедия архитектуры» дигән исемдәге китаплары аңа танылу китергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100