news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэры һәм мәгариф идарәсе башлыгы катнашында Петров бистәсендәге “Кояшкай” балалар бакчасы ачылды

Сабыйларга Илсур Метшин зур торт алып килгән, балалар бакчасына - спорт җиһазлары алырга сертификат

 (Казан, 31 октябрь, “Татар-ингформ”). Казанның Идел буе районындагы Петров торак массивында бүген 79 нчы номерлы “Кояшкай” балалар бакчасы ачылды. Сабыйларны һәм аларның әти-әниләрен әлеге куанычлы вакыйга белән котлар өчен, Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин да барды, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Тантаналы чарада шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Наталья Гречанникова, мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы урынбасары Евгений Варакин, шулай ук "Казаньцентрстрой” ААҖ җитәкчесе Ринат Сафин һ.б.лар катнашты.

“Кояшкай” балалар бакчасы Садовая ур., 10 а адресы буенча урнашкан һәм 80 балага исәпләнгән. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең җитәкчесе Альбина Мәрданова хәбәр иткәнчә, балалар бакчасы яшь буынны сәнгати-эстетик яктан үстерүгә юнәлтелгән. Шулай ук инглиз, төрек һәм корея телләрен өйрәтү планлаштырыла.

Илсур Метшин классларны карады, сабыйлар һәм аларның ата-аналары белән аралашты. Кунаклар шулай ук балаларның концертларын карап үттеләр: сабыйлар татар һәм рус телләрендә җырлар башкардылар, биеделәр.

Шәһәр җитәкчесе ТР беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә һәм хәзерге Президенты Рөстәм Миңнехановка, республиканы үстерүгә керткән зур көчләре өчен, рәхмәт сүзләре әйтте. Соңгы 4 ел эчендә Казанда 81 балалар бакчасы ачылды, шуларның 28е – быел, дип билгеләп үтте Илсур Метшин. Шулай ук рәхмәт сүзләрен мэр төзүчеләргә җиткерде, аларның олы хезмәтләрен югары бәяләде.

Бистәне әле төзекләндерә башладылар гына, киләчәктә дә әлеге юнәлештә эш дәвам ителәчәк, дип ышандырды шәһәр башлыгы. Балалар бакчасы янында алга таба күл, шулай ук балалар мәйданчыгы барлыкка киләчәк.

Казан мэры балаларны һәм аларның ата-аналарын бәйрәм белән котлады, сабыйларга ул зур торт алып килгән булып, балалар бакчасы җитәкчесенә спорт җиһазлары алыр өчен сертификат тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100