news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэры Ленинградны фашистлар блокадасыннан азат итү көне уңаеннан очрашу үткәрде

Казан ратушасында очрашуда катнашкан 34 кешене бүләкләделәр.

Казан мэры Ленинградны фашистлар блокадасыннан азат итү көне уңаеннан очрашу үткәрде
metshin.ru

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казан ратушасында Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин, Ленинградны фашистлар блокадасыннан азат итүнең 75 еллыгы уңаеннан, Бөек Ватан сугышында катнашкан 40 ветеранны һәм блокадалы Ленинградта яшәгән кешеләрне кабул итте. «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе ветераннар белән аралашты.

«Бик күп нәрсә истә калды. Әти фин сугышында булды, аның аяклары өшегән иде. Ул Кировскида ачтан үлгән. Аны өч дусты җирләү өчен Кировскидан чанада алып кайтуларын оныта алмыйм. Ике айдан әни дә ачлыктан үлде. Без, өч бала үзебез генә калдык. Безне 1942 елда эвакуацияләделәр», – дип сөйләде Казанда яшәүче 83 яшьлек Евгений Семенов.

Евгений Дмитриевич ике кыз туганы белән Уралга эвакуцияләнгән. 1948 елда һөнәр училищесын тәмамлагач, билгеләү буенча аны Казанның 387 нче авиация заводына җибәргәннәр. Аннары ул Казан вертолет заводы итеп үзгәртелгән, ул шунда пенсиягә кадәр эшләгән.

Казан мэры Илсур Метшин ветераннарны Ленинградны фашистлар блокадасыннан азат итүнең 75 еллыгы белән котлады.

«Без, яшь буын, сезнең хезмәт һәм хәрби батырлыгыгыз өчен рәхмәтле. Сезнең җиңү аркасында тыныч күк йөзе астында яшибез. Без яшәү, гаилә кору, балалар табу һәм киләчәкккә ышаныч белән карау мөмкинлегенә ия», – диде шәһәр мэры.

Санкт-Петербург Хөкүмәте «Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү хөрмәтенә» истәлекле билге гамәлгә куйган. Казан ратушасында очрашуда катнашкан 34 кешене бүләкләделәр. Кунаклар өчен сугыш елларындагы җырлар яңгырады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100