news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мэры кубогына шахмат турнирының финалы була

25 декабрьдә финалда 21 команда очрашачак.

Казан мэры кубогына шахмат турнирының финалы була
архив/Новости Зеленодольска (Люция Загидуллина)

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). 25 декабрьдә 1 номерлы спорт мәктәбендә Казан мэры кубогына шахмат буенча команда турнирының финал этабы була. Җиңү өчен 21 команда көрәшәчәк. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Турнир өч этапта үткәрелә: мәктәп, район һәм шәһәр. Укучылар төрле яшь категорияләрендә ярышалар — кече, урта һәм өлкән. Быел район ярышларында 400 дән артык кеше катнашты. Җиңү өчен Авиатөзелеш районыннан 35 команда, Яңа Савин районыннан 45 команда, 26 команда Киров, 20 команда Мәскәүдән, 35 команда Вахитов районыннан, 42 команда Идел буе районыннан һәм 62 команда көч сынашты.

Финалга 21 команда чыкты. Һәр яшь категориясендә җидешәр команда. Турнир җиңүчеләрен һәм призерларын кубоклар, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләячәкләр, ә Казан мэрының күчмәкубогын өлкән яшь төркемендә җиңүче команда алачак. Бу турыда Физик культура һәм спорт комитеты хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot