Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан мэры коммуналь һәлакәтләрдә гаеплеләргә карата катгый чаралар күрергә кушты
Казанда 12 транспорт развязкасы планлаштыру һәм төзү, тагын булган юлларны капиталь ремонтлау һәм яңаларын салу буенча зур эшләр бара, андый һәлакәтләр булмасын өчен, төзелеш барган урыннарда подряд оешмаларын су һәм газ үткәргечләр, башка коммуникацияләр
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Бүген Казан шәһәре хакимияте җитәкчелегенең традицион «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә башкалада булган 2 зур коммуналь һәлакәт турында сүз булды, мэр Илсур Метшин гаеплеләргә карата катгый чаралар күрергә кушты, дип хәбәр итә мэриянең рәсми порталы.
«Кыш безне түземлелектә сыный, әле шуңа без үзебез үк проблемалар өсти торабыз. Башта транспорт развязкалары төзүчеләр җылылык үткәргечләрне тиште, дөрес, коммуналь хезмәтләр үз вакытында ул проблеманы хәл итте, һәм җылылыксыз калган йортлар да күп булмаган иде, температура да урамда 13 градустан артмады. Ләкин беренче һәлакәт 25 градус салкында икенчесенә – тагын да зуррагына китерде, нәтиҗәдә, 500ләп йорт җылылыксыз калды. Тәүлек дигәндә хилафлыклар бетерелсә дә, подряд оешманың гаебенә шик юк», - дигән фикердә И.Метшин Киров, Авиатөзелеш районнарындагы очракларны шәрехләп. Шәһәр башлыгы шушы һәлакәтләр өчен гаеплеләр һәм аларга карата күреләчәк чаралар исемлеген таләп итте, шул исәптән шәһәргә китерелгән югалтулар өчен җаваплылык Киров һәм Мәскәү районнарындагы идарәче компанияләр җилкәсендә калачагын белдерде.
Аерым алганда, 25 гыйнвар көнне «ИСК стройинжиниринг» ҖЧҖ субподряд оешмасы 900 мм диаметрлы боравы белән кире җылылык үткәргечнең Ленская – Декабристлар урамнарындагы турысын тишүе нәтиҗәсендә, күп фатирлы 34 торак йорт, 4 балалар бакчасы һәм мәктәп җылылык һәм кайнар сусыз калган иде. Шәһәрнең коммуналь хезмәтләре тиз арада җылылык бирү эшен җайга салса да, җылылык белән тәэмин итү челтәрендә басымны киметү «ТЭЦ-2»дә суырткыч станциянең туктавына китерде, нәтиҗәдә, су басымы торбаны шартлатып, җылытылган су сәгатенә 80 тонна тизлек белән акканга, җылылык торбаларын тотып торган ныгытмаларның нигезен юдыртты. Шушы ныгытма-таянгычларны тәртипкә китерү буенча «ТЭЦ-2»дә 27се төнге сәгать 11дә башланган торгызу эшләре икенче көнне иртәнге 6дан соң гына тәмамланды һәм суның торбалар буйлап әйләнеш системасы даими схема буенча торгызылды. Ремонт эшләре вакытында, суынган җылылык челтәрләренең туңу куркынычы булганга, торак оешмалары Авиатөзелеш районындагы 81, Киров районындагы 17, Мәскәү районындагы 76 йортта җылылыкны киметеп бирергә мәҗбүр булган иде.
И.Метшин, Казанда 12 транспорт развязкасы планлаштыру һәм төзү, тагын булган юлларны капиталь ремонтлау һәм яңаларын салу буенча зур эшләр бара, дип искәртеп, алга таба андый һәлакәтләр килеп чыкмасын өчен, тиешле хезмәтләргә иң якын арада төзелеш барган урыннарда подряд оешмаларны су һәм газ үткәргечләр, башка коммуникацияләрнең ни рәвешле урнашуы хакында белешмәле итәргә кирәклеген басым ясап әйтте, диелә әлеге мәгълүматта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз