news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мэры Казан мөселманнарына мөрәҗәгать итә

Корбан гаетен ул рухи сафлану һәм әхлакый камиллеккә омтылу көннәре дип атый

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”). Казан мэры Илсур Метшин Казан мөселманнарына мөрәҗәгать итә. Аерым алганда, анда болай диелә.

“Хөрмәтле Казан мөселманнары! Сезне ихлас күңелдән изге Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм. Әлеге рухи сафлану һәм әхлакый камиллеккә омтылу көннәрендә чын йөрәктән нык сәламәтлек, бәхет һәм күңел тынычлыгы телим.

Мөселман дөньясында иң дәрәҗәле бәйрәмнәрдән саналган Корбан гаете – Аллаһы Тәгаләнең үз колларына карата кодрәт һәм шәфкать иясе булуының бер символы. Мәчетләргә йөрүебез һәм изге йолаларны үтәвебез белән без әлеге борынгы бәйрәм традицияләрен кадерләп саклыйбыз. Күп гасырлар үтүгә карамастан, бүген дә Корбан бәйрәме бөтен дөнья мөселманнарын берләштереп, барыбызны да игелекле, сабыр һәм бер-беребезгә карата ихтирамлы булырга өнди.

Аллаһы Тәгалә барчабызга да үзенең чиксез рәхмәтен насыйп итсен, ә туган җиребездә киләчәктә дә тынычлык, бердәмлек, иминлек һәм муллык яшәсен!” – диелә Татарстан башкаласы Казан мэры Илсур Метшин тәбрикнамәсендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot