Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан мэры “Иске Казан төсмерләре” белән танышты
Мәскәүдә яшәүче Казан рәссамы Ильяс Айдаровның шул исемдәге шәхси күргәзмәсе – ТР башкаласында
(Казан, 2 май, “Татар-информ”). Казан мэры Илсур Метшин Ильяс Айдаровның Г.Тукайның Казандагы әдәби музеена куелган “Иске Казан төсмерләре” күргәзмәсе белән танышты.
Экскурсияне исә автор – Россия художество академиясе әгъза-мөхбире, ТР халык рәссамы һәм атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР, РФ һәм Мәскәү Рәссамнар берлекләре әгъзасы Ильяс Айдаров уздырды, ә шәһәр башлыгын башкала Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева белән мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Гортышева озатып йөрде. Әлеге күргәзмә былтыр ноябрьдә ачылган булса, И.Айдаров бу юлы Казанга Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе тапшырылу вакыйгасы уңаеннан килгән иде, дип хәбәр итә Казан каласы Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтәләр бүлеге.
Танылган Казан рәссамының шәхси күргәзмәсенә шушы музей сайлануы бер дә юкка түгел. Рәссамның бабасы – Уральскиның Кызыл мәчете имамы Мотыйгулла Төхфәтуллин 6 яшьлек Габдулла Тукайны үзенә сыендырган, тагын бер туганы – җәмәгать эшлеклесе һәм татар Шаляпины дип йөртелгән Камил Мотыйги “Фикер” газетасын чыгарган һәм шунда татар шигърияте классигының беренче шигырьләрен бастырган. Ильяс Айдаров иҗатында үзенең гаиләсе тарихына, Габдулла Тукай шәхесенә кабат-кабат мөрәҗәгать иткәнен билгеләп үтү кирәктер.
Күргәзмәдә исә Габдулла Тукай, Мотыйгулла Төхфәтуллин, Камил Мотыйги портретлары, “Тукай әкиятләре” картинасы бар, шулай да экспозициянең күпчелек өлеше Татарстан башкаласы архитектурасын сурәтләгән акварельләрдән гыйбарәт һәм анда хәзерге замандагыча гына түгел, тарихи контекстта да борынгы экипажлар, XIX гасыр шәһәр халкы белән дә бирелгән. Шундый эшләрнең берсен – хәзерге мэрия (элек анда Казан шәһәре Думасы урнашкан) ишеге төбеннән шәһәр музее (хәзерге ТР Милли музее) тарафына күренешне И.Айдаров Казан мэрына презентацияләде һәм, бу сериянең формалашу тарихы 2005 елга – Казанның меңьеллыгына барып тоташа, диде. Рәссам тупланмасында Александр пассажы, Кекин йорты, Сандецкий утары, Казан мәчетләре һ.б. күренешләр бар, чынбарлык рәвештәге Казан кремле архитектур ансамбле, Президент сарае, Кол Шәриф мәчете дә. Рәссам мэрга тагын Россия һәм чит илләр сәясәтчеләре, танылган шәхесләре портретлары репродукцияләре һәм шәһәр пейзажлары тупланган альбомын тәкъдим итте. Илсур Метшин исә күргәннәреннән канәгать калуын белдерде, күргәзмәгә чакыру һәм бүләкләре өчен рәхмәт әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз