Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан мэры ишегалларын чистартуда идарәче компанияләргә халык белән аңлашып эшләү бурычын йөкләде
Ишегалларының вакытында чистартылмавына төп сәбәп – теләсә кайда, теләсә ничек калдырылган машиналар, диде шәһәр башлыгы
(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген Казан мэриясендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр урамнарын кардан арындыру мәсьәләсе турында сөйләштеләр. Илсур Метшин искә төшереп үткәнчә, узган атнада, карлы-буранлы һава торышы нәтиҗәсендә, берничә федераль трасса ябылып торды. Шуңа да карамастан, шәһәр юл хезмәтләре урамнарны кардан чистарту буенча вазыйфаларын тиешле дәрәҗәдә башкарды. “Узган атнада барлык юл хезмәтләре тулы көченә эшләде. Урамнарны чистарту эшләре вакытында башкарылды, машина хәрәкәтенә зыян килмәде”, – дип канәгатьлелеген белдерде шәһәр башлыгы. Әмма шул ук вакытта мэр ишегалларын кардан арындыру мәсьәләсе буенча халыкның “Халык контроле” системасына да, мэриянең интернет-кабул итү бүлмәсенә дә күпләп мөрәҗәгать итүен билгеләп узды.
Бүген башкалада урам җыештыручыларга кискен кытлык күзәтелми. Шуңа моны сәбәп итеп ишегалларын чистартмый калдыруга юл куелырга тиеш түгел, диде Илсур Метшин киңәшмәдә. Ул, ишегалларын җыештыруда кече габаритлы техниканы куллану эшне күпкә җиңеләйтә, дигән фикер җиткерде. Аның сүзләренчә, әлеге техника ярдәмендә карлы территорияне тиз арада һәм сыйфатлы итеп чистартырга мөмкин.
Мэр ишегалларының вакытында чистартылмавына төп сәбәп – теләсә кайда, теләсә ничек калдырылган машиналар булуына игътибар юнәлтте. Алар кече габаритлы техникага эшләр өчен җай калдырмый. Мэр үрнәк булырлык ишегаллары булуын да билгеләп узды. Кайбер идарәче компанияләр халык белән диалогка керү мөмкинлеге таба. Йортта яшәүчеләр белән элемтә урнаштыру нәтиҗәсендә, ишегалларын чистарканда машиналар да алына, эш тә оешкан төстә бара, дип сөйләде Илсур Метшин.
“Сораулар һәрвакыт булачак. Барлык күп фатирлы 5200 йортка җаваплы ишегалды җыештыручылары, хезмәт күрсәтү оешмалар туры килмәскә мөмкин. Әмма без һәрчак эшне оста оештыру сәләтенә ия булган компанияләр артыннан омтылырга тиешбез”, – диде мэр, нәтиҗә ясап.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз