Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан мэры Җирле һәм төбәк хакимиятләренең бөтендөнья ассамблеясында чыгыш ясады

Татарстан башкаласы мэры һәм БМОның Җирле үзидарә мәсьәләләре буенча консультатив комитеты (UNACLA) президенты Илсур Метшин бүген Кения башкаласы Найробида Җирле һәм төбәк хакимиятләре бөтендөнья ассамблеясе (ВАМРВ) съезды ачылышында чыгыш ясады. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бүген без тотрыклы үсеш максатларын тормышка ашыруда иң мөһим төзелеш блогы буларак яңа шәһәр көн тәртибен формалаштыру өчен өстәмә көч куярга һәм барлык глобаль үсеш программаларының катализаторы буларак локализациянең ролен ассызыкларга тиеш. Мин UNACLA Президенты буларак, бу юнәлештә максималь көч куярга вәгъдә итәм», — дип ышандырды Казан мэры үз чыгышында.
Метшин фикеренчә, бу көн тәртибе — «кешеләр өчен, планета өчен, җирле демократия өчен, партнерлыкта идарә итү өчен». Шул ук вакытта, ул хәзер дөньяның бик аз илләре генә кулай сәяси хәлдә һәм шәһәр көн тәртибен тормышка ашыру мөмкинлекләре бар икәнлеген таныды.
«Гомуми байлыкларны саклау һәм алга җибәрү, бигрәк тә һава, су һәм туфракны, тормыш өчен әһәмиятле ресурсларга гомуми һәм эффектлы мөмкинчелек хокукын гамәлгә ашыру өчен бу юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәк», — дип ассызыклады Татарстан башкаласы мэры.
Илсур Метшин җирле һәм региональ хакимият органнарының потенциалын үстерү өчен эшнең төп юнәлешләрен дә искә алды. Аның сүзләренчә, бу күп дәрәҗәле һәм секторара идарә итү өчен партнерлык мөнәсәбәтләрен активлаштыру, нәтиҗәлерәк планлаштыруга һәм инновацияләргә ярдәм итү.
Шулай ук, җирле икътисади үсеш һәм ныклы, инклюзив һәм тотрыклы глобаль икътисад мәнфәгатьләрендә инвестиция аермасын бетерү өчен финанс ресурсларын азат итү. Моннан тыш, тотрыклы үсеш максатларын тормышка ашыруда милли координация органнары механизмында җирле һәм региональ хакимият органнарының катнашуын киңәйтү, дип искәртте мэр.
Съездда шәһәрләрне үстерү программасын гамәлгә ашыру һәм 2030 елга кадәр тотрыклы үсеш көн тәртибе турында фикер алышачаклар. Бу чара шул ук көннәрдә шәһәрләрне тотрыклы үстерү буенча БМО Ассамблеясының икенче сессиясенә (БМО-Хабитат) туры килә. Сессия чараларында Берләшкән Милләтләр Оешмасында әгъза булып торган дәүләтләр, БМОның махсуслаштырылган учреждениеләре һәм тугандаш оешмалары, төрле хөкүмәтара оешмалар, җирле һәм төбәк хакимият вәкилләре катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз