Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан мэры Илсур Метшин, Ураза гаете уңаеннан, мөселманнарга мөрәҗәгать белән чыкты
Казан төрле милләт һәм дин вәкилләре үзара аңлашып, бер-берсенең гореф-гадәтләрен, тарихын ихтирам итеп, дус яши торган шәһәр буларак дөньяга танылды, дип искәртә ул
(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). Ураза гаете уңаеннан, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин мөселманнарга мөрәҗәгать белән чыкты.
“Хөрмәтле дин кардәшләрем! Сезне ихлас күңелемнән изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете белән тәбрик итәм. Тоткан уразаларыбыз, укыган намазларыбыз, эшләгән игелекләребез Аллаһы Тәгалә хозурында кабул булсын иде!
Рамазан ае бер-беребезгә карата шәфкатьле, кайгыртучан, кешелекле, сабыр булырга, изге гамәлләр кылырга тиешлекне искәртә. Әлеге изге айда җир йөзендәге барлык мөселманнар үз-үзләре, табигать һәм җәмгыять белән ярашып яшәргә омтыла. Казан исә Көнчыгыш белән Көнбатыш кушылган җирдә – Евразиянең үзәгендә урнашкан. Башкалабыз төрле милләт һәм дин вәкилләре үзара аңлашып, бер-берсенең гореф-гадәтләрен, тарихын ихтирам итеп, дус яши торган шәһәр буларак бөтен дөньяга танылды. Бу - Казан халкының милли һәм дини үзенчәлекләрне кабул итеп, бер-берсенә тирән ихтирам күрсәтеп яшәве нәтиҗәсе. Изге гамәлләрегез өчен барыгызга да рәхмәтемне җиткерәм. Сезгә нык сәламәтлек, тыныч тормыш, уңышлар һәм бәхет телим.
Ураза гаете мөбарәк булсын! Тоткан уразаларыбыз, кылган игелекләребез, гыйбадәтләребез тормышыбызны тагын да бәхетлерәк, нурлырак итсен!” – диелә республика башкаласы җитәкчесе тәбрикнамәсендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз