Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан мэры Илсур Метшин Универсиадага әзерләнү һәм аны уздыру барышында хезмәте белән аерылып торганнарны бүләкләде
Казан ратушасында барган тантанада 108 кеше хөрмәтләнде
(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан ратушасында XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы уздыру нәтиҗәләре буенча бүләкләр тапшыру тантанасында сәламләп сүз башлаган Казан мэры Илсур Метшин, биредә шәһәребезнең төрле предприятиеләре, оешмалары, ведомстволары һәм хезмәтләренең төрле даирә кешесе чакырып китерелде – безне Универсиада бәрабәренә куйган хезмәт берләштерде, диде.
Тантанада Казанның Универсиада барган көннәре төшерелгән клип тәкъдим ителеп, мэр, дөньяның 5 кыйтгасыннан 162 ил вәкиле безнең, төрле һөнәр һәм вазифа иясенең, кимендә 5 еллык хезмәтебез нәтиҗәләрен бәяләде, ул нәтиҗәләр ил Президенты В.В.Путин һәм Хөкүмәте рәисе Д.А.Медведев, республикабыз Президенты Р.Н.Миңнеханов, Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) президенты Клод-Луи Гальен тарафыннан югары бәяләмә алды, рәхмәтләргә лаек булды, дип искәртте.
Ашаган белми, тураган белә, дигән гыйбарә бар, чыннан да, биредә “тураганнар” – проектлаучы, дизайнер, транспортчы, чәчәк үстерүче, генераль директор, торак-коммуналь хезмәт өлкәсендәге һ.б. төр белгечлек һәм вазифа буенча эшләүчеләр, куркынычсызлык тәэмин итүче эчке эшләр органнары, көч структуралары хезмәтләре, сәламәтлек сагында торган табиблар, инглиз теленнән белем биргән укытучылар хөрмәтләнә. Казанда хезмәт күрсәтеп шомарган волонтерлар инде Сочи Олимпиадасында эшләргә тиеш. Универсиададан соң 3 ай узды, ә ул безне әле дә горурлык белән сөйләргә мәҗбүр итә, чөнки без бербөтен булып эшләдек, шуңа горурлыгы да уртак булды, шәһәребез, республикабыз, илебез өчен горурлык хисе бу. Универсиада шәһәребез тарихының алтын битенә әйләнде, ул FISU тарихына иң югары дәрәҗәдә уздырылган Универсиада буларак кереп калды, дип канәгатьлек белән сөйләде Илсур Метшин.
Музыкаль номерлар белән үрелеп барган тантанада 15 кешегә “Казанга мактауга лаек хезмәт иткән өчен”/”За безупречную службу Казани”\ хөрмәтләү билгесе, 54енә Казан каласының Мактау грамотасы, 36сына Мэр Рәхмәте, 3есенә Мэрның Рәхмәт хаты кебек муниципаль бүләкләр тапшырылды. Шәһәр башлыгы И.Метшин кулларыннан бүләкләрен кабул итеп алган 108 кешенең һәркайсы өчен үзләренә кагылышлы тантана мизгелләре аерым-аерым фотосурәткә төшерелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз