news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэры Илсур Метшин теркәлгән үзмәшгульләр санын җиде тапкырга арттырырга өметләнә

Хәзерге вакытта Татарстан башкаласында 3 меңнән артык кеше үзмәшгуль булып теркәлгән.

Казан мэры Илсур Метшин теркәлгән үзмәшгульләр санын җиде тапкырга арттырырга өметләнә
архив tatar-inform

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин 2019 ел ахырына кадәр шәһәрдә теркәлгән үзмәшгульләр санын ким дигәндә җиде тапкыр арттырырга өметләнә. Әлеге фикерен ул ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә әйтте.  Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференция элемтәсе режимында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Хәзерге вакытта Татарстан башкаласында 3 меңнән артык кеше үзмәшгульләр сыйфатында теркәлгән. Республика буенча тулаем алганда апрель башына «Минем салым» системасында 6,5 меңнән артык кеше теркәлү узган.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Илсур Метшин җәйгә үзмәшгульләргә ярдәм күрсәтү программасын әзерләргә, май ахырында алар өчен ярминкә оештырырга һәм аларны ел ахырына кадәр төзекләндерү өлкәсендә штрафлардан азат итәргә вәгъдә биргән иде.

Үзмәшгульләр өчен махсус салым режимы кертү буенча эксперимент 2019 елның башында илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда, старт алды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100