Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан мэры Илсур Метшин Раштуа бәрәме белән тәбрикли
Котлавын ул Казанның православие дине тарафдарларына юллый
(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”). Казан шәһәре мэры Илсур Метшинның Раштуа бәрәме якынлашуы уңаеннан җибәргән православие дине тарафдарларына мөрәҗәгатендә мондый юллар бар.
“Казанның барлык православиеле халкын бөтен йөрәгемнән Раштуа бәйрәме белән котлыйм!
Христосның гаҗәеп серле тууына бәйле яктылык меңьеллыклар дәвамында да тоныкланмый. Бу вакыйга, дөньяда мәхәббәт һәм мәрхәмәтлелек идеаллары символы булып, диндарлар тормышына тирән мәгънә сала. Раштуа – яхшы ниятләр һәм мәрхәмәтле гамәлләр кылуга, иҗади хезмәтләр башкаруга омтылу вакыты ул.
Югары әхлакый кыйммәтләр таратып, Рус Православие чиркәве кешеләрнең фикерләрен һәм хисләрен югары идеалларга юнәлтә, аларны рәхимлелеккә һәм авыр хәлдәгеләрнең хәлләренә керә белүгә, үзара аңлашуга һәм түземлелеккә, тыныч тормыш бәрабәренә хезмәттәшлеккә өнди.
Сезгә, Казанның православие христианнарына, Раштуаны билгеләп үтүчеләргә, чын күңелемнән сәламәтлек, бәхет, тыныч тормыш һәм игелеклелек телим!”
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз