news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэры Илсур Метшин Пасха бәйрәме белән котлый

Тәбрикнамәдә искәртелгәнчә, 2010 елда бу олуг бәйрәмне барлык христианнар да бер үк көнне үткәрә

(Казан, 3 апрель, “Татар-информ”). “Казанның барлык христианнарын да Христосның үлгәннән соң терелү бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм! Христиан дөньясының ихластан ышану, мәрхәмәтлелек һәм гаделлек тантана итүен символлаштырган, яратуга һәм башкаларның хәленә керә белүгә өндәгән зур бәйрәме диндарларны берләштерә, йөрәкләрне шатлыкка күмә”, - дип бәйрәм уңаеннан җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итә Казан шәһәре мэры Илсур Метшин.

Котлауда искәртелгәнчә, 2010 елда бу олуг бәйрәмне барлык христианнар да бер үк көнне үткәрә. Пасха тантаналары үзара аңлашуны ныгытуга, рухи гомумкешелек кыйммәтләрен раслауга ярдәм итә. Шуларга кушылып, Казанда яшәүче төрле милләтләрнең һәм диннәрнең культурасын хөрмәт итеп һәм өйрәнеп, христианнар шәһәребездә тату күршеләрчә мохитне саклауга, рухи баюга булыша, дигән фикер белдерә шәһәр башлыгы. “Бу шатлыклы бәйрәм йөрәкләребезгә өмет һәм киләчәккә ышаныч иңдерсен. Казан христианнарының һәрбарчасына сәламәтлек, бәхет, яңа эшләр, казанышлар өчен рух ныклыгы телим”, - диелә әлеге тәбрикнамәдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100