news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэры Илсур Метшин “Мәрхәмәтле йөрәк” форумында катнашты

Гимназия укучылары аны дәрескә чакырып китерде

 

(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Казанның 90 нчы гимназиясе укучылары гимназия күләмендә “Мәрхәмәтле йөрәк” форумы оештырдылар. Мәрхәмәтлелек дәресендә укучылар чакыруы буенча Казан мэры Илсур Метшин да катнашты. Чара барышында мәктәп укучылары нәрсә ул мәрхәмәтлелек, кем ул миһербанлы кеше, изге гамәлләр бүгенге көндә никадәр мөһим булуын аңлатырга тырыштылар.

Мәктәптә үткәрелгән чарада Казан каласы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, Казанның Совет районы башлыгы Рөстәм Гафаров, шулай ук балаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән “Яктылык нуры” хәйрия фонды вәкилләре – оешманың генераль директоры Гүзәл Охманова һәм күзәтү советы вәкиле Оскар Прокопьев катнаштылар, диелә мэриянең матбугат хезмәте хәбәрендә.

“Мәрхәмәтле йөрәк” форумы шәһәр күләмендә уздырыла торган “Игелек атнасы”на багышланган. 90 нчы номерлы гимназия директоры Гөлсинә Закирҗанова билгеләп үткәнчә, мондый форумнар укучылар өчен әхлакый мәсьәләләр буенча үз фикерләрен җиткерүдә яхшы мөмкинлек булып тора. “Мондый дәресләрнең тәрбия ягыннан әһәмиятлелеге көчле”, - дип, директор әлеге чараның оештыручылары һәм катнашучылары булып нәкъ менә укучылар торуын, ә өлкәннәр бары тик кунак буларак кына катнашуын да ассызыклап үтте.

Мәрхәмәтлелек дәресе барышында алып баручылар катнашучылардан мәрхәмәтле кешене ничек күзаллаулары турындагы фикерләрен җиткерүләрен сорады. Илсур Метшин да үз фикерен белдерде. “Миһербанлы кешегә бер сүз белән генә аңлатма бирү шактый кыен. Үзе янындагы кешене ишетә һәм тоя белгән – кайчан аңа яхшы, кайчан аңа авыр, кайсы вакытта ул ярдәмгә мохтаҗ булуын аңлаган кеше ул. Ишетә һәм ярдәмгә әзер булган кеше – миһербанлы кеше дә инде”, - диде шәһәр җитәкчесе.

Гимназия директоры мондый мәрхәмәтлелек акцияләре беренче тапкыр гына уздырылмавын билгеләп үтте. 90 нчы гимназия укучылары инде 14 ел рәттән Өлкәннәр көне уңаеннан көзге хәйрия акцияләре үткәрә. Шулай ук микрорайонда яшәүчеләр өчен – “Казан ишегалды”, Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен – “Ветеран янәшәдә генә яши”, “Солдатка хат яз” акцияләре дә уздырыла. Иң мөһиме - әлеге чараларның барысы да укучыларны мәрхәмәтлелеккә өйрәтә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: гимназиянең ярдәмчел укучылары әлеге мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы, хәзерге вакытта яман шеш белән авыручы Гүзәл Сәләхетдиновага да зур ярдәм күрсәтәләр. Гимназия укучылары төрле хәйрия ярминкәләре оештыра, концертлар әзерли, чара кысаларында җыелган акчаны Гүзәлнең гаиләсенә тапшыра.

Директор Гөлсинә Закирҗанова 26 ноябрьдә, Әниләр көне уңаеннан, гимназия укучылары һәм укытучылары әниләр өчен концерт оештырырга планлаштырганын җиткерде. Моннан кала, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан да чаралар оештырыла. Мондый акцияләр ел дәвамында үткәрелеп килә.

“Мәрхәмәтле йөрәк” форумының оештыру комитеты вәкиле Айназ Мөхәммәтҗанов якын көннәрдә мәктәп укучылары Балалар республика клиник хастаханәсенә Яңа ел чарасын уздырырга барачакларын хәбәр итте, алар авыру балаларны Яңа ел бәйрәме белән котлап барырга җыеналар.

Мәрхәмәтлелек дәресе ахырында оештыручылар мәктәп укучыларына һәм кунакларга зур булмаган кәгазь йөрәктә үзләренең соңгы изге гамәлләрен язарга куштылар, әлеге кәгазьләрдән зур йөрәк ясадылар, аның фонында укучылар шәһәр мэры белән бергә фотога төште.

Илсур Метшин Мәрхәмәтлелек дәресләрен оештыручыларга рәхмәтен белдерде. “Әлбәттә, мәктәп укучыларының вазифалары бик күп – киләчәктә үз белгечлегегезне сайлап, тормышыгызны һөнәргә багышлар өчен, сез яхшы итеп укырга тиешсез. Шул ук вакытта мәктәптә мәрхәмәтле һәм ярдәмчел булырга өйрәнүегезне дә теләр идек. Шундый “Мәрхәмәтлелек форумы”н уздыруыгыз безнең өчен бик тә мөһим”, - диде шәһәр башлыгы.

Илсур Метшин Мәрхәмәтлелек дәресләре һәм “Игелек атнасы” киләсе уку елында шәһәрнең барлык белем бирү учреждениеләрендә дә үткәрелсен иде дигән теләк әйтте. “Балалар өйдә генә түгел, мәктәптә дә миһербанлы булырга һәм изге гамәлләр кылырга өйрәнергә тиешләр”, - дип билгеләде шәһәр җитәкчесе.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100