Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан мэры Илсур Метшин инаугурациядә муниципалитетлар исеменнән чыгыш ясады
Татарстан халкы шундый җитәкчеләре белән отты дияргә була, диде ул чыгышында М.Шәймиев һәм Р.Миңнеханов турында
(Казан, 25 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Рөстәм Миңнехановның ТР Президенты вазифаларына керешү вакыйгасына багышланган зур тантанада республика шәһәр һәм район муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре исеменнән чыгыш ясаган Казан шәһәре мэры Илсур Метшин Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән яңа билгеләнгән Президент Рөстәм Миңнехановны, тантанага килгән 700дән артык кунакны сәламләп, Татарстан халкы шундый җитәкчеләре белән отты дияргә була, дип искәртте.
Президент вазифасында чагында М.Шәймиев башлангычы белән республикада тормышка ашырылган мәгълүм проектлар һәм программаларның Татарстанны илкүләм, республиканы һәм аның башкаласы Казанны спорт буенча дөньякүләм танытуын, икътисади алдан күрүчәнлегенең социаль проблемаларны йомшартырга мөмкинлек бирүен басым ясап әйтте һәм муниципаль берәмлекләр башлыклары, меңьеллык Казан халкы исеменнән аңа олы рәхмәт сүзләре җиткерде. Республикадан читтә гомер итүче барлык татарлар исеменнән дә, туган телне һәм гореф-гадәтләрне, милли мәдәниятне саклап буыннарга тапшыру юнәлешендә ярдәмегез өчен, рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз, диде ул М.Шәймиевкә мөрәҗәгать итеп.
Аннары шагыйрь Равил Фәйзуллин сүзләре белән фикерен дәвам иттереп:
“Жаныңның ваклыгын
сылтама заманга,
Ә бит бар кешеләр –
Шәхесен ватмаган,
Хаклыгын сатмаган,
Намусын саклаган”, - дип, Илсур Метшин Минтимер Шәймиев шәхесен һәм күп еллык эшчәнлеген үрнәк итеп күрсәтте.
Яңа ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, Казан мэры: “Теләсә нинди хакимият – ул зур хезмәт һәм җаваплылык. Ил - иргә, ир илгә таяныр”, - дип, 12 елга якын Татарстан Хөкүмәтенә җитәкчелек итү вакытында туплаган тәҗрибәсенең зур булуын, республиканың инновацион технологияләр, сәламәтлек саклау, спорт һ.б. өлкәләрдә үсешкә ирешүдә армый-талмый эшләвен, энергиясе ташып торган кеше булуын ассызыклап әйтте һәм яңа вазифада да уңышлы эшчәнлек теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз