Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан мэры Илсур Метшин ИФО субъектлары башкалалары җитәкчеләре арасында медиарейтингны әйдәп бара
Икенче урынынга Пермь, өченче урында Сарытау шәһәрләре башлыклары чыккан
(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”). “Медиалогия” мәгълүмат-аналитика системасы Идел буе федераль округы субъектлары башкалаларының җитәкчеләре арасында 2014 елның ноябрь аендагы чираттагы медиарейтингны әзерләде. Ай нәтиҗәләре буенча, Казан мэры Илсур Метшин медиарейтингында кабат беренче урынга чыкты. Ноябрьдә федераль һәм региональ ММЧын анализлау нәтиҗәләре буенча, Илсур Метшинның медиаиндексы 1570,17 пунктны тәшкил итә. Шул рәвешле, Илсур Метшин инде берничә ай рәттән “Медиалогия” рейтингында беренчелекне саклап килә. Ноябрь медиарейтингының икенче урынында – Пермь шәһәре мэры Игорь Сапко (673,94 пункт), өченче урында – Сарытау шәһәре башлыгы Олег Грищенко (480,41 пункт), диелә “Медиалогия” компаниясе сайтында.
Рейтинг “Медиалогия” ММЧ базасы нигезендә төзелгән, ул ТВ, радио, газета, журнал, мәгълүмат агентлыклары, интернет-ММЧ арасында аеруча абруйлы 21,5 мең чыганакны үз эченә ала. Аңа Идел буе федераль округы субъектлары башкалалары хакимиятләре һәм башкала башлыклары кергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз