Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан мэры Илсур Метшин хатын-кызларны 8 март бәйрәме белән тәбрик итте
Казан мэры Илсур Метшин хатын-кызларны 8 март бәйрәме белән тәбрик итте
(Казан, 7 март, “Татар-информ”). Казан мэры Илсур Метшин гүзәл затларны 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итте.
“Сезне чын күңелдән язның беренче бәйрәме – 8 март белән котлыйм.
Нәкъ менә сез – безнең яраткан хатыннарыбыз, әниләребез, әбиләребез, апа-сеңелләребез, кызларыбыз тормышны бизәп торасыз, туган йортта уңайлылык һәм җылы мөнәсәбәт тудырасыз.
Язның тәүге бәйрәмендә сезнең өчен кояш тагын да ныграк яктыртсын һәм язгы кәеф бүләк итсен! Күзләрегездә сөйкемле нур беркайчан да сүнмәсен, өйләрегездә тынычлык, татулык һәм иминлек тантана итсен.
Сезгә ихлас күңелдән сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт һәм мәңге яшь булып калуыгызны телим!” - диелә котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз