news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэры Идел буе шәһәрләре ассоциациясе рәисе итеп сайланды

Илсур Метшин бу вазыйфада Самараның элеккеге мэры Дмитрий Азаровны алыштырды

  (Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин Идел буе шәһәрләре ассоциациясе рәисе итеп сайланды. Бүген Ульяновскида узган Идел буе шәһәрләре ассоциациясе әгъзаларының гомуми җыелышында шундый карар кабул ителде, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Оешманың элеккеге җитәкчесе – Самараның элеккеге мэры Дмитрий Азаров 10 октябрьдән РФ Федераль Җыены Федерация советына эшкә күчү сәбәпле, үз вазыйфасыннан китте. “Ассоциация уставы мондый таләп куймауга карамастан, Идел буе шәһәрләре ассоциациясен шәһәр башлыгы булып эшләүче кеше җитәкләргә тиеш дип саныйм”, - дип ассызыклады ул.

Азаров Идел буе шәһәрләре ассоциациясе әгъзаларына Казан мэры кандидатурасын тәкъдим иткән. Аның сүзләренә караганда, Илсур Метшин Идел буе федераль округында гына түгел, ә Россия Федерациясендә дә яхшы таныш булган шәхес.

И. Метшин кандидатурасы бертавыштан хупланды. Шулай ук утырышта рәиснең яңа урынбасары билгеләнде, ул – “Самара” шәһәр округы Думасы рәисе Виктор Фетисов. Шулай ук ассоциация идарәсенең яңа әгъзалары сайланды.

Фотосурәт metshin.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100