news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэры Идел буе районында яңа балалар бакчасын ачты

Ел азагына кадәр тагын ун балалар бакчасы файдалануга тапшырылачак

(Казан, 21 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Казан мэры Илсур Метшин Казанның Идел буе районында яңа балалар бакчасын ачты. Мәктәпкәчә учреждение бу елны ачылган унсигезенче балалар бакчасы булды. Ел ахырына кадәр тагын 10 балалар бакчасы файдалануга тапшырылачак. 

Балаларны һәм аларның әти-әниләрен әлеге әһәмиятле вакыйга белән котларга дип, шулай ук Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Андрей Лобов, шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, “Казаньцентрстрой” ААҖ подрядчы оешма директоры Ринат Сафин һәм башкалар килде.   

90-нчы номерлы “Гөлбакча” балалар бакчасы Габишев урамы, 10а йортында урнашкан һәм 120 урынга исәпләнгән. Бинада спорт һәм музыка заллары, шулай ук башка бүлмәләр бар. Өстәмә белем бирү хезмәтләрен оештыру да планлаштырыла, бу – музыка, театр һәм хореография студияләре, интеллектуаль клуб, интерактив система буенча укыту. Мәктәпкәчә учреждение янындагы территория төзекләндерелгән, биредә уен һәм спорт мәйданчыклары оештырылган.   

Илсур Метшин педагоглар балалар белән дәрес үткәргән вакытта, бакчаның бүлмәләрен карап чыкты. Концерт залында балалар кунакларга җыр-бию һәм шигырь уку чыгышларыннан торган концерт тәкъдим итте. Шәһәр башлыгы җыелганнарны озак көтелгән вакыйга – яңа балалар бакчасы ачылуы белән тәбрикләде.   

Мэр ТР Президенты ярдәме белән республикада һәм башкалабыз Казанда балалар өчен күп нәрсә эшләнүен билгеләп узды. “Быел республика программасы ярдәмендә без яңа 28 балалар бакчасы салдык. “Сәламәтлек бишьеллыгы” программасын тормышка ашыру барышында, без һәр елны 4 әр бакча төзеп, барлыгы 20 балалар бакчасы төзүне максат итеп куйдык. 4 ел эчендә башкалабызда 88 балалар бакчасы төзедек”, - диде Илсур Метшин һәм район башлыгына, подрядчыга сыйфатлы башкарылган эш өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.     

Бәйрәм программасы ахырында Илсур Метшин сабыйларга зур торт һәм спорт җиһазы сатып алуга сертификат тапшырды. Исегезгә төшерәбез, Казанда быел ачылган балалар бакчаларын исәпкә алып, җәмгысе 304 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшләп килә, аларга 60025 бала йөри, шул исәптән Идел буе районында – 44 балалар бакчасы (11646 бала), дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100