news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мэры Җиңү паркы турында: “Паркның Бөек Җиңү рухын гәүдәләндерүе мөһим!”

Паркның мемориаль зонасын реставрацияләү буенча төп эшләрне салкыннарга кадәр төгәлләү планлаштырыла

  (Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Бүген Казанда реконструкцияләнә торган Җиңү паркында мемориаль зонаның стелаларын һәм колонналарын яңа материал белән тышлау эшләре башланды. Паркның мемориаль зонасын реставрацияләү буенча төп эшләрне салкыннарга кадәр төгәлләү планлаштырыла, дип ышандырдылар бүген Казан мэры Илсур Метшинны.

Казанның “Городское благоустройство” МУП баш инженер урынбасары Дмитрий Новожилов шәһәр башлыгына белдергәнчә, хәзер паркны реконструкцияләү буенча төп эшләр бара.

Казан мэры, беренче чиратта, паркның попечительләр советына һәм аның рәисе “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиевкә киң күләмле проектта катнашулары өчен рәхмәт белдерде. “Паркларны карап тоту бюджет өстендә, әмма актив кешеләр һәм социаль-җаваплы компанияләрнең бу эштә катнашуы дөньяви практикада чагыла”, - дип билгеләп үтте ул.

“Метроэлектротранс” МУП гендиректоры Әсфән Галәвов Илсур Метшинга белдергәнчә, предприятие паркта спорт мәйданчыгы төзиячәк.

Авитөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы урынбасары Альберт Бикмуллин сүзләренә караганда, “Казанның Горбунов исемендәге  авиация-җитештерү берләшмәсе” ААҖ һәм “Казан вертолет заводы” ААҖ генераль директоры белән килешү төзелгән, аның буенча  парктан 1 августка кадәр авиация техникасы, реставрацияләү өчен, шушы предприятиеләргә озатылачак.

 

“Аның, парк, яшел зона булудан тыш, үз исеменә туры килүе һәм Җиңү рухы, Бөек Ватан сугышы тарихы рухын гәүдәләндерүе зарур. Хәтер китабы өстендә эшләү мөһим, бер генә исем дә онытылырга тиеш түгел. Моның өчен безнең архивлар, хәрби комиссариатлар һәм ветераннар советы белән эшләргә кирәк”, - дип ассызыклады Казан мэры.

Илсур Метшин парк мәйданчыгын караганнан соң, төзүчеләрне төзекләндерү темпларын акрынайтмаска өндәде. “Җәй кыска, төзелеш сезонында төгәлләнергә тиешле эшләрне башкарып калу зарур. Апрельгә һәм бигрәк тә Җиңүнең 70 еллыгын билгеләү елында майга бернинди эш тә калдырырга ярамый!” – диде мэр.

(Фотосурәттә (сулдан - уңга): Әсфән Галәвов һәм Илсур Метшин). 

news_right_1
news_right_2
news_bot