news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэры: “Халыкара мәктәп проектын якындагы елларда гамәлгә куярга кирәк”

Яңа уку елы башыннан Татарстанда чит ил белгечләре өчен ике халыкара мәктәп эшли башлады

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда беренче халыкара мәктәп ачылышы шәһәр өчен генә түгел, республика өчендә мөһим инфраструктур карары булды.

Бу хакта бүген шәһәр мэриясендә аппарат киңәшмәсендә Казан каласы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин белдерде.

Яңа уку елы башыннан Татарстанда чит ил белгечләре өчен ике халыкара мәктәп эшли башлады: Казанда Мәүлетов урамы, 5 һәм “Алабуга” МИЗ нда, дип искәртте ул. Мәктәп тәмамлаучылар IB диплом алачак, ул исә теләсә кайсы вузга керү мөмкинлеге дигән сүз.

“Мәгариф идарәсенә Татарстанда эшләүче чит ил белгечләреннән күп санлы мөрәҗәгатьләр килә. Бүген дөньяның 140 илендә андый мәктәпләр эшли, Россиядә 18 мәктәп теркәлгән, аларның унысы – Мәскәүдә”, - дип билгеләп үтте докладчы. И.Һадиуллин белдерүенчә, мәктәп халыкара аккредитация алсын өчен билгеле процедура узу зарур. “1 сентябрьдән Казан халыкара мәктәбен әзерләү этабы башланды. Аннары мәктәп халыкара статуска ия була, соңыннан кандидат статусын һәм халыкара бакалавриат системасында авторизация алачак. Моны өчен 2,5-3 ел вакыт кирәк булачак”, - диде ул.

Бүген мәктәптә 1-3 нче сыйныфлар бар, аларда төп фәннәр “Мәктәп 2100” программасы буенча алып барыла. Балалар көн саен ике инглиз теле дәресендә була, шулай ук расписаниедә физкультура, җыр һәм рәсем сәнгате дәресләре бар, алар да инглиз телендә укытыла. Көн дәвамында балалар белән чит телне белүче ике укытучы эшли.

“Бу Татарстанда бөтен фәннәр дә инглиз телендә укытыла торган беренче мәктәп буларак педагогларга аерым таләпләр куела. Агымдагы ел ахырына бу система буенча эшләүче укытучылар тупланачак”, - дип белдерде спикер.

Казан мэры Илсур Мтешин докладчыны тыңлагач, Казанда халыкара мәктәпкә күптән ихтыяҗ тууын белдерде.
“Татарстан предприятиеләре күп санлы чит ил белгеләрен җәлеп итә. Кагыйдә буларак, алар иң югары дәрәҗәдәге менеджерлар. Без чит ил белгечләренең, халыкара мәктәп булмау сәбәпле, Казанга килүдән баш тартуларын беләбез, - дип ассызыклады шәһәр җитәкчесе.- Халыкара мәктәп – дөньяның иң яхшы шәһәрләренә очу мөмкинлеге бирүче уңайлы халыкара аэропорт кебек заманча шәһәр атрибуты. Без IB дипломы бирәчәкбез. Бу иң яхшы стандарт – биш йолдызлы кунакханә кебек. Андый мәктәпне тәмамлаучылар чыгарылыш имтиханнары нәтиҗәләре буенча дөньяның әйдәп баручы вузларына керә алачак. Шуңа күрә бу проектны якындагы елларда гамәлгә кую зарур”, - диде мэр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100