news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэры, грипп эпидемиясе контрольда, дип ышандыра һәм мәсьәләне күпертмәскә өнди

Бүген шушы хакта шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы хисап тотты

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан шәһәре хакимиятенең аппарат киңәшмәсендә грипп һәм ОРВИ (кискен тын юллары вируслы инфекциясе) эпидемиясе буенча бүгенге вазгыять каралды. Шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов хисап белән чыкканчы ук мэр Илсур Метшин, эпидемия «бусагасы»н узсак та, бу хәл контрольда, шуңа күрә мәсьәләне күпертеп күрсәтергә кирәкми, дип белдерде.

Р.Әхмәтов китергән мәгълүматлар буенча, миллион халкы булган шәһәрдә грипп һәм ОРВИ белән 9125 авыру очрагы теркәлгән, 26 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәрге вакытта бу сан узган елгыдан 52 процентка артык. Шулар белән авыручылар саны эпидемия «бусагасы»н 11,8 процентка узган булса, 7-14 яшьлек балалар һәм үсмерләр арасында - 91,5 процентка. Казанда A (H1N1) пандемик гриппы беренче теркәлгән  26 августтан бирле шундый 42 очрак мәгълүм. Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә авырулар саны артып китү сәбәпле, мондый диагнозлар белән шәһәрнең муниципаль медицина учреждениеләрендә өстәмә урыннар әзерләнгән. Р.Әхмәтов шундый статустагы Медицина университеты клиникасы базасында һәм 2 нче балалар хастаханәсендә балалар өчен 110 урын, 7 нче шәһәр хастаханәсендә олылар өчен 120 урын булдырылуын игълан итте.

«Ашыгыч ярдәм» бригадалары республика башкаласында хәзер тәүлегенә 1800ләп тапкыр чакырыла, грипп һәм ОРВИ буенча - уртача 320-360 тапкыр, шуларның яртысында балалар янына. 8 ноябрь мәгълүматлары буенча, хастаханәләргә 319 кеше салынган, шуларның 189ы – балалар, ә Республика клиник хастаханәсендә 1 авыру ОРВИ белән авыр формада авырый, диде идарә җитәкчесе.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100