news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казан мэры грантына ия булучылар 2013 елгы Универсиадага архитектура проектлары эшләячәк
Быел финалга чыгучыларның барысы да конкурсның җиңүчеләре дип табылды
Скопировать ссылку
(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Кристина Иванова). 8 студент, аспирант һәм яшь белгеч транспорт корылмалары проектлау һәм төзү өлкәсендә 2010 елда Казан мэры грантының ияләре булды. Конкурста җиңүчеләр Россиянең әйдәп баручы проект институтларында стажировка узу хокукын алды.
Бүген Казан Ратушасында 20 гә якын кеше катнашкан конкурсның җиңүчеләре игълан ителде. Дүртенче елын үткәрелүче конкурска бөтен Россиядән яшь архитекторлар чакырылса да, анда бары тик казанлылар гына катнашты. Конкурста катнашу өчен беренче тапкыр “Автомобиль юллары һәм аэродромнар”, “Күперләр һәм транспорт тоннельләре”, “Хәрәкәт куркынычсызлыгы һәм аны оештыру” белгечлекләре буенча транспорт корылмалары проектлау һәм төзү өлкәсендәге яшь белгечләр чакырылды.
Конкурста катнашучыларга Җиңү проспекты һәм Губкин урамы, Сәетгалиев һәм Яр буе урамнары чатында аслы-өсле юл төзү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушылды. Беренче тур кысаларында бәйгедә катнашучылар үзләренең элеккеге эшләре урын алган портфолио һәм конкурс биреме тәкъдим итте.
Сынауларның нәтиҗәләре буенча, тәкъдим ителгән проектларның югары сыйфатын исәпкә алып, финалга чыгучыларның сигезен дә җиңүче дип танырга дигән карар кабул ителде. Алар Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск шәһәрләре һәм БДБ илләренең эре проект институтларында 2-3 ай дәвамында стажировка узу хокукы алачак. Элеккеге конкурслар барышында кайбер җиңүчеләр чит илләрдәге әйдәп баручы архитектура вузларында уку мөмкинлегенә ия булган иде. Әмма, Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең һәйкәлләрне саклау бүлеге башлыгы Ольга Авксентьеваның сүзләренә караганда, быел төп басым дипломлы белгечләргә ясалган. О.Авксентьева билгеләп үткәнчә, стажировка узганнан соң белгечләр проектлау эшләренә тамырдан үзгәреш кертә, шәһәр архитектурасына яңа сулыш өрә.
Бүген Казан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Иршат Минкин җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Аның сүзләренә караганда, конкурс Казанда куелган бурычны үтәүгә иҗади якын килүче яшь архитекторлар булуын күрсәтте. “Стажировкалар сезне өстәмә тәҗрибә белән баетачак, сез аны туган шәһәрегездә файдалана алачаксыз”, - дип мөрәҗәгать итте ул җиңүчеләргә.
Конкурста Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты аспирантлары Ленар Мәүлиев, Рамил Заһидуллин, Рөстәм Мөхәммәтханов, V курс студенты Айнар Бикмөхәммәтов, инженерлар Андрей Воробьев, Сергей Инчин, Алия Әдуллина һәм Полина Фәизова җиңү яулады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot