Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан мэры: “Чәчәкләр Казанны бизәргә һәм аны иң яхшы шәһәр итәргә тиеш”
Шәһәр ратушасында “Чәчәк атучы Казан-2014” акциясенә нәтиҗә ясалды
(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген шәһәр ратушасында “Чәчәк атучы Казан-2014” акциясенә нәтиҗә ясалды. Казан мэры Илсур Метшин проектта катнашучыларга рәхмәт әйтте, һәм чәчәкләр Казанны бизәргә һәм аны иң яхшы шәһәр итәргә тиеш, дип белдерде.
Бәйрәм чарасында катнашучыларны сәламләп, “чәчәкләр безне берләштерә”, дип билгеләп үтте И. Метшин. Шәһәрнең чәчәк атып утыручы районнарында хуш ис таратучы зоналар шундук казанлыларның яраткан ял итү урынына әйләнә. Чәчәкләрне карап тоту – ул авыр һәм четерекле эш, бу, бигрәк тә, зур скверларга кагыла, дип билгеләп үтте шәһәр җитәкчесе.
И. Метшин чәчәк атучы Казанның нәрсәдән башлануына тукталды, чәчәк атучы үсемлекләрнең саны елдан-ел артуын, бу эшкә предприятиеләр, оешмалар, аерым гражданнар һәм, әлбәттә, “Горводзеленхоз”ның үз өлешләрен кертүен билгеләп үтте.
Казан Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев билгеләп үткәнчә, 2013 елда шәһәрдә узган Универсиада чәчәк атучы Казанга нигез салды, башкалада 5 млн чамасы чәчәк утыртылды. Моннан тыш, шәһәр урамнарында өстәмә 117 мең агач һәм 50 мең куак утыртылды.
Бу язда башта ук 48 мең кв метр мәйданда чәчәкләр утырту планлаштырылды. Аннары проекта катнашучыларның активлыгы белән бу мәйдан 65 мең кв. метрга җиткерелде. Моннан тыш, 8 меңнән артык чәчәк кашпосы эленде, бу планлаштырылганнан 5 тапкыр күбрәк. Акциядә катнашучылар саны 1,5 мең кешегә артты. Шулай итеп, шәһәр мәйданчыкларына утыртылган чәчәкләр саны 2 мең данәдән артып китте.
Проектта «Казаноргсинтез» ААҖ, «Казан вертолет заводы» ААҖ, Казан синтетик каучук заводы һ.б. актив катнашты. «Эдельвейс» кибетләр челтәре ярдәме белән күп кенә сәүдә объектлары фасадлары чәчәк атучы зонага әйләнде.
Аннары “Чәчәк атучы Казан-2014” акциясенә нәтиҗә ясауның тантаналы мизгеле җитте. «Горводзеленхоз» МУП трест идарәчесе Роза Җаббарова, «Сити Строй» төзелеш компанияләре төркеме, Казан (Идел буе) федераль университеты, «Татмелиорация» ААҖ, «Таттелеком» ААҖ, «Генерирующая компания» ААҖ, «Казан ярминкәсе» ААҖ һ.б. проектта катнашучылар, чәчәкләр утыртуда катнашкан өчен, Казан мэры Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Чара азагында Казан мэры проектта катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде.
“Чәчәкләр Казанны бизәргә һәм аны иң яхшы шәһәр итәргә тиеш”, - дип тәмамлады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз