news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэры БПЛА һөҗүменнән соң зыян күләме әлегә билгеле булмавын әйтте

21 декабрьдә Татарстан башкаласына пилотсыз очкычларның массакүләм һөҗүме китергән зыян суммасы әлегә билгеле түгел. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин узып баручы елга нәтиҗә ясаганда белдерде.

«Әлегә институтлар конструктивка бәя бирә. Иң зур зыян «Лазурные небеса» торак комплексына ясалган. Ярыклар булу-булмавы һәм башка зыян турында ачыклангач кына төгәл саннар билгеле була», - диде ул.

Метшин өстәп әйткәнчә, әлегә авария мәсьәләләрен хәл итәләр, җылылык контурын, тәрәзәләрне һәм башкаларны ясыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100