Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан мэры “Большие танцы” проектында катнашкан башкала командасын җиңүләре белән котлады
Мэр белән бию коллективы Казан ратушасында очрашты
(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Шәһәр мэры Илсур Метшин “Большие танцы” проектында катнашкан башкала командасын җиңүләре белән котлады. “Сез Казан, Татарстан белән тагын бер кат горурлану мөмкинлеге бирдегез – хәзер без Россиянең бию башкаласы статусына ия”, - дип мөрәҗәгать итте шәһәр мэры артистларга.
Мэр белән бию коллективы Казан ратушасында очрашты. “Сезнең һәрберегезнең үз юлы, күбегез бию белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнми дә, әмма сез җиңүгә ирештегез. Мин барлык казанлылар, Татарстан исеменнән сезгә рәхмәт белдерәм”, - дип билгеләп үтте Илсур Метшин һәм шоуны гаиләсе белән каравын ассызыклады.
Казан мэриясе матбугат хезмәте белдергәнчә, Илсур Метшин шоу җиңүчеләренә Рәхмәт хаты һәм Универсиада ачылышына чакыру билетлары тапшырды. Кичә Казан командасы хореографы Алинә Барилова туган көнен билгеләп үтте дип искәртте мэр һәм аңа чәчәк бәйләме тапшырды. Проектта катнашучылар өчен Казан бию командасын тулы состав белән Универсиада ябылу тантанасында катнашырга чакыру төп яңалык булды. “Бу карарга ТР Президенты белән бергә килдек һәм тантананың баш режиссеры Алексей Сеченов белән фикер алыштык. Сезнең номер программага кертелде. Ни өчен сезгә нәкъ менә тантана ябылу тантанасында катнашу тәкъдим ителүен соңрак аңларсыз, әлегә бу сер. Сезне Россия күрде, ә хәзер бөтен дөнья күрәчәк”, - дип өстәде Илсур Метшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз