news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мэры “Большие танцы”, “Адская кухня” шоу конкурсларында җиңүчеләр Универсиадада осталыгын күрсәтергә лаеклы дип саный

“Ел укытучысы” конкурсында РФ югарылыгында Татарстан данын якларга тиешле Казанның 143 нче мәктәбе укытучысы Сергей Шадрин әзерлеге өчен барлык шартла

 (Казан, 29 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Россия 1” телеканалында барган “Большие танцы” финал шоу-тамашасында чыгыш ясап, матур җиңүгә ирешкән Казан биючеләрен бүген Казан мэры Илсур Метшин шәһәр хакимиятенең аппарат киңәшмәсендә мәдәни батырлык күрсәткән команда, дип атады. Кичә алар кайтты, аларны шатланып котлыйбыз, бүген аларны, һичшиксез, чакырып хөрмәтләячәкбез, диде. Нинди көчле Түбән Новгород белән Ростов-на-Дону командаларын да идея, хис-тойгылар, спектакль-куелыш һәм бербөтен командалык хисабына артта калдыра алган мондый талантлар Казан Универсиадасы ябылышы тантанасында номерлары белән катнашырга хаклы, дигән фикердә мэр.

Социаль челтәрдә, Казан анда да җиңә, монда да җиңә, дип шикме, ризасызлыкмы белдерүчеләр бар, хәер, безнең эш җиңү, дип шаяртты И.Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә. Биючеләргә өстәп, “РЕН-ТВ”дагы “Адская кухня” шоусында Казан исеменнән катнашып, конкурста җиңә алган чаллылы Алмаз Исхаков та котлыйбыз, Универсиадада катнашучыларны, Универсиада кунакларын ул кулинарлык сәнгате белән куандырсын иде. Шеф-поварлар сайлау мәсьәләсен тагын бер карап чыгарга кирәк, Казанга халыкара дәрәҗәдә җитди чаралар уздыру тәҗрибәсе булган баш шеф-повар килде, без моңарчы шундый оста барлыгын белмәгән Алмаз Исхаковка да Универсиадада үз осталыгын күрсәтергә лаек, аңа мөмкинлек бирергә кирәк, дип тәкъдим кертте мэр И.Метшин.

“Ел укытучысы” конкурсының шәһәр һәм республика буенча быелгы абсолют җиңүчесе булган Казанның 143 нче мәктәбе укытучысы Сергей Шадринны да котламыйча ярамый, андый талантлы һәм яшь булуы өстенә, балалар белән эшләүне фанатларча яратып башкаручы чын педагог ир-егетләр безгә бик кирәк, аның җиңүе безне бик шатландырды, дип канәгатьлек белдерде мэр. Россия Федерациясе югарылыгында конкурста үзе өчен генә түгел, Татарстан абруе өчен тагын сынау узачак укытучыга әзерлек өчен барлык шартлар да тудырыйк, аннары аның өчен көч биреп торачакбыз, диде.

Боларга өстәп, кичә “Евровидение” конкурсында Россия исеменнән катнашачак Динә Гарипованы озатып җибәрү чарасы булды, - Динә өчен рухи көч биреп торырбыз, әмма, ни үкенеч, конкурс шартлары буенча тавыш бирү мөмкинлегебез юк, дип билгеләп үтте ул һәм якташның җиңү белән кайтуына өмет баглады.

news_right_1
news_right_2
news_bot