news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Мэры Бауман урамы концепциясен әзерләргә кушкан

И.Метшин сезонлы сәүдә объектларын, җәйге кафе, шулай ук әлеге урамдагы ишегалларын карап чыккан.

(Казан, 12 май, "Татар-информ") Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең үзәк җәяүлеләр урамында йөргән вакытта Бауман урамында урнашкан объектларга карата таләпләр булдырырга һәм аның үсеше буенча гомуми концепцияне тәкъдим итәргә кушты, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Шәһәр башлыгы Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе җитәкчесе Андрей Лобов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм шәһәрнең баш рәссамы Жанна Белицкая белән Бауман урамының комплекслы үсеше турында фикер алышкан. Мэр сезонлы сәүдә объектларын, җәйге кафе, шулай ук әлеге урамдагы ишегалларын караган.

Башкала җитәкчесе 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына кадәр территориянең концепциясен әзерләргә кушкан.

Шәһәр башлыгы “Макдоналдс” рестораны артындагы төзекләндерелмәгән һәм ташландык хәлдә булган ишегалдын карады, арендага алучыдан әлеге территориягә карата булган планнары белән кызыксынган. Илсур Метшин территорияне арендага алучыга әлеге мәйданчыкны тәртипкә китерергә тәкъдим иткән. Мэр фикеренчә, моның өчен биредә яшеллек, чәчәкләр утырту да җитә.

Уңай мисал буларак Илсур Метшинга “Казан мөсафирханәсе” комплексының ишегалды киңлегенең ничек төзекләндерелүе китерелгән. Бауман ур., 68 адресы буенча урнашкан бинада хостел урнашкан.

“Әкият” кафесы артындагы ишегалдын шулай ук яхшыртып булыр иде. Кафе учредительләренең берсе булган Максим Шарипов сөйләп үткәнчә, аларга караган әлеге территория күбесенчә яссылыклы парковка буларак кулланыла икән. Казан Мэры әлеге территорияне нәтиҗәлерәк куллану буенча милекчеләр белән фикер алышырга тәкъдим иткән.

Җәйге кафеларга Илсур Метшин аерым игътибар юнәлткән. Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда барлыкка килгән эволюция күзгә ташлана – утырып чәй эчәр урыннар шәһәрдә бермә-бер арткан. Мэр 2018 елгы чемпионатка кадәр вакытлы төзелешләр, аларның чәчәкләр белән бизәлеше һәм башка тасвирламаларын үз эченә алган регламентны әзерләргә кушкан. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100