news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мэры башкалада беренче экорайон төзүчеләрне халыкара бәйгедә сайлаячакларын әйтте

Татарстан башкаласында, Россия һәм чит ил белгечләрен җәлеп итеп, территория төзелешенә беренче тапкыр киңкүләмле бәйге үткәрелә.

Казан мэры башкалада беренче экорайон төзүчеләрне халыкара бәйгедә сайлаячакларын әйтте
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Казанда экорайон төзелешенә ачык халыкара бәйге үткәрәләр. Бу турыда матбугат конференциясендә Казан мэры Илсур Метшин әйтте.

Киров районында территория концепциясен һәм мастер-планын эшләү буенча бәйгедә Knight Frank лидерлыгында Россия-Франция консорциумы җиңүче булды.

Республика ярдәм фонды үз хезмәттәшләре белән бергә бәйге шартларын эшли, проектны чынга ашырырга сәләтле булуын исбатлаган компанияләрне катнашырга чакыра, диде Метшин.

Татарстан башкаласында, Россия һәм чит ил белгечләрен җәлеп итеп, территория төзелешенә беренче тапкыр киңкүләмле бәйге үткәрәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot