news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мэры: “Барлык шәһәр хезмәтләре беренче кар явуга һәм бозлавыкка әзер булырга тиеш”

Илсур Метшин кышкы техниканың әзерлеген тикшерде

  (Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Казан мэры Илсур Метшин якын арада бозлавык һәм буранга каршы “көрәшергә” чыгачак кышкы техника әзерлеген тикшерде. Ул “Шәһәр күперләре” МУП предприятиясе базасында һәм Җиңү проспектында стационар кар эретү пунктында булды, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Юлларны кышын карап тоту сезоны бер ай элек чамасы, 15 октябрьдә үк башланды. Шул вакыттан алып шәһәрнең төзекләндерү предприятиеләрендә тәүлек буе кизү оештырылган.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев белдерүенчә, хәзердән үк күперләрне бозлавыкка каршы эшкәртәләр, һава шартлары начарланган очракта техника башкаланың төп урамнарында бозлавыкка каршы оператив көрәшергә әзер.
Илсур Метшин төзекләндерү предприятиеләрендә кадрлар потенциалы белән кызыксынды, чөнки узган ел машина йөртүчеләргә кытлык иде.
“Шәһәр күперләре” МУП директор белдерүенчә, быел кадрлар җитәрлек диярлек. Хезмәткәрләр 2 сменада эшли һәм узган елга караганда югары хезмәт хакы алачак. Машина йөртүчеләрнең уртача хезмәт хакы 25,5 мең сум тәшкил итәчәк, дип аңлатып үтте “Шәһәр күперләре” МУП директоры Станислав Сорокин.
Илсур Метшин кышын урам-юллар челтәрен карап тоту өчен алынган техниканы карады, алар арасында Швейцария җитештергән “Bucher” тузансуырткычы да бар. Юлларның тар өлешләрен чистарту өчен барлыгы 19 кечкенә машина сатып алынган.
Шәһәр башлыгы юл хезмәтенең чистартыла торган объект территориясендәге яшел зоналарны саклауны тәэмин итүгә җаваплы булуын искәртте.
Юлларда һәм тротуарларда бозлавыкка каршы көрәштә тоз-ком катнашмасына караганда нәтиҗәлерәк каты реагент куллану дәвам итәләчәк.
Игорь Куляжев сүзләренә караганда, барлык техника да әзер, ә кар эретү камералары беренче кар порциясен көтә. Шәһәрдә барлыгы 6 стационар кар эретү пункты эшли. Алар тәүлегенә 7 мең тоннадан артык кар кабул итә ала. Әгәр кар нормадан тыш булса, кар эретү камералары аңа да әзер. Аномаль кар яуган очракта, шәһәр районнарында гомуми мәйданы 28 гектар булган вакытлыча кар өеп кую өчен 13 урын бар.
“Барлык шәһәр хезмәтләре беренче кар явуга һәм бозлавыкка әзер булырга тиеш” – дип белдерде И.Метшин.

news_right_1
news_right_2
news_bot