news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэры Авиатөзелеш районында “Мотор” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә булды

Балаларның уңышларына карамастан, мәктәп матди-техник кыенлыклар кичерә

  (Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Казанда балалар яшәү урыны буенча спорт һәм физкультура белән шөгыльләнү мөмкинлегенә ия булырга тиеш, шәһәр районнарында спорт инфраструктурасын үстерү зарур. Бүген Казан мэры Илсур Метшин Казанның Авиатөзелеш районында “Мотор” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шундый фикер белдерде.

Мэрны Авитөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев, Казан Башкарма комитетының физкультура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев, Башкарма комитетның капиталь төзелеш һәм реконструкцияләү идарәсе җитәкчесе Марат Сәмигуллин, “Рубин” ФК генераль директоры Айрат Гәрәев, “Мотор” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Сергей Куприянов һ.б. озатып йөрде.

“Мотор” спорт мәктәбе – шәһәрдә иң борынгы биналарның берсе. Бүген мәктәптә 568 бала укый, 41 төркем эшли, аларда футбол, бокс, волейбол, кикбоксинг, җиңел атлетика, пауэрлифтинг һәм спортның башка төрләре белән шөгыльләнәләр. Илгиз Фәхриев сүзләренә караганда, “Мотор” спорт мәктәбе район өчен бик мөһим. “Универсиадага төзелгән “Триумф” спорт комплексы Авиатөзелеш районы буенча киеренкелекне киметте. Шулай да “Мотор” стадионын яңарту зарур, чөнки ул шәһәрнең бу өлешендә спорт инфраструктурасын тулыландыра”, - диде ул.

Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Илсур Метшин футбол, бокс, ирекле көрәш дәресләре өчен билгеләнгән залларны караган һәм яшь спортчыларның уңышлары белән кызыксынган. “Безнең мәктәп спортчыларының уңышлары шактый. Шулай итеп, 2011 елда мәктәп укучысы Ауропа чемпионатында 3 нче урынны алды, 2013 елда спортның шул төре буенча тагын бер укучы 2 нче урынны алды, шул ук елны дөнья чемпионатында 9 нчы урынны алдык”, - дип сөйләде Сергей Куприянов.

Балаларның уңышларына карамастан, мәктәп матди-техник кыенлыклар кичерә. Мәктәп директоры сүзләренә караганда, 1947 елда төзелгән бина капиталь ремонт таләп итә. Мәктәп янындагы футбол кырына аерым игътибар кирәк, анда газон юк. Хәзер яңа уен кыры ясау өчен территория чистартыла, стадионны яңарту проекты әзерләнә. Илсур Метшин бу эшкә “Рубин” ФК һәм район предприятиеләре җитәкчелеген кушылырга өндәде.

Илсур Метшин, казанлыларның спорт өлкәсендәге уңышлары шәһәрдә тудырылган шартлардан тора, дип билгеләп үтте. “Җитди нәтиҗәләргә ирешкән һәм шәһәр һәм республика җыелма командаларына кертелгән спортчылар Универсиадга төзелгән үзәк стадионнарга килә ала. Ә яшь спортчыларга килгәндә, безнең бурыч – аларга яшәү урыны буенча спорт һәм физкультура дәресләре алу өчен шартлар тудыру, бу Авиатөзелеш районында яшәүче балалар, шәһәр үзәгенә бармыйча гына, спортның яраткан төрләре белән шөгыльләнә алсын өчен кирәк”, - дип ассызыклады шәһәр җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100