news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мэры "Алтын алка" турнирының район этабы кысаларында хоккей матчында булды

Илсур Метшин яшь хоккейчылар, тренер белән аралашты һәм үзе дә бозны сынап карады

(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ"). Казан мэры Илсур Метшин 178нче номерлы Мәгариф үзәге ишегалдында урнашкан шугалакта булып кайтты. Биредә “Алтын алка” ярышларының район этабы кысаларында шәһәрнең яшь хоккейчылары ярыша иде. Мэр яшь хоккейчылар, тренер белән аралашты һәм үзе дә бозга чыкты.

Пластик хоккей тартмасы Мәгариф үзәге территориясендә 2010 елда ук барлыкка килгән, һәм менә инде алтынчы кыш рәттән шугалакта күрше йортлардан балалар спорт белән шөгыльләнә. Мәйданчыкта балалар белән эшне “Казан” хоккей буенча яшүсмерләр клубы тренер-укытучысы Борис Цыганов алып бара. Бүген аның җитәкчелегендәге төркемнәрдә Совет районы мәктәпләренең 60тан артык баласы шөгыльләнә.

Таләпчән тренер балаларга төп кышкы вакыйгаларның берсенә - А.В.Тарасов исемендәге “Алтын алка” яшь хоккейчылар клубы россиякүләм ярышларына әзерләнергә булыша. Бу сезонда көндәшлек шактый зур: турнирда 9 яшьтән алып 15 яшькәчә 29 команда составындагы 430 яшүсмер катнашырга теләк белдергән. Шәһәр җитәкчесе хоккейчылар янына матч барышында килде. Бозда 121нче номерлы лицейның “21 нче гасыр” командасы һәм 171нче белән 174нче номерлы мәктәпләрнең “Альянс” җыелма командасы очраштылар.

Тәнәфес вакытында Борис Цыганов мэрга балалар белән уңышлы тренерлык эшенең серләре, тренировкалар ничек үтүе турында сөйләде.  

Казан мэры, буш вакытларын спорт объектларында үткәрүләре һәм хоккей белән кызыксынулары өчен, яшьләрне мактап үтте. “Бу сәламәтлек өчен генә түгел, ә социаль адаптация, характерны ныгыту өчен дә кирәк”, - дип өстәде Илсур Метшин.

Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.    

Фотосурәт metshin.ru сайтыннан алынды.                                             

news_right_1
news_right_2
news_bot