Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан мэры агымдагы елда капиталь ремонт ясалган соңгы йортны карады
Быел шәһәр күләмендә капиталь ремонт программасы буенча 188 йорт төзекләндерелгән
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Казанда агымдагы елда торак йортларга капиталь ремонт программасына кертелгән соңгы йортта (Щапов урамында урнашкан) капиталь төзекләндерү тәмамлана. Быел шәһәрдә программа буенча 188 йорт ремонтланган, шул исәптән 10 сы – акчаны экономияләү исәбенә. Биредә Казан мэры эш сыйфатына бәя бирде.
Шәһәр җитәкчесен Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Александр Лобов, Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Андрей Лобов, торак-коммуналь хуҗалык комитеты җитәкчесе Искәндәр Гыйниятуллин, “Ермак” ҖЧҖ директоры Сергей Яруллин, “Техник күзәтчелек хезмәте” МУП директоры Асия Гудзь һ.б. озатып йөрде.
Щапов урамындагы күп катлы ике подъезлы 21 фатирлы торак йорт 1990 нчы еллар башында төзелгән. Биредә яшәүчеләр сүзләренә караганда, йортка урнашуга җитди проблемалар башланган. “3-4 ел дәвамында биредә яшәүчеләрдән мөрәҗәгатьләр алдык, әмма бу йортка тотынырга мөмкинлек булмады, чөнки аннан да тузганнары бар иде. Быел акча таптык, яхшы булды”, - дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Подрядчы оешма директоры Сергей Яруллин сүзләренә караганда, йортта комплекслы эш алып барылган, шул исәптән суүткәргеч, канализация, җылыту системасы яңартылган, түбә һәм фасад ремонтланган. Хәзер йортта тышкы һәм эчке эшләр тәмамлану алдында.
Шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, башкарылган эшнең сыйфатын казанлылар да бәяләгән. Алар мэрга һәм подрядчыларга рәхмәт белдергән.
“Бу күп финанс таләп итә торган җитди программа. Федераль үзәк 5 проценттан азрак акча бирә, калган акча – милекчеләрнеке. Шуңа күрә капиталь ремонт өчен кв. метрга 5 сумны вакытында түләүне сорыйбыз. Федераль үзәк, республика, шәһәр һәм анда яшәүчеләр белән бергәләп бу йортның 20 еллык проблемасын хәл итә алдык”, - диде мэр Илсур Метшин һәм йортта яшәүчеләр белән бергә “Яшел рекорд” кысаларында йорт яны территориясен төзекләндерү эшен оештыруны йөкләде.
Фотосурәт metshin.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз