Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан мэры 3нче Икмәк заводын «ябу» белән бәйле вазгыятьне шәрехләде
Гыйнвар азагында «Ак Барс» холдингының БКК һәм 3нче Икмәк заводын берләштерергә карар итүе билгеле булган иде.
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Казан мэры Илсур Метшин Казан шәһәре Думасының хисап сессиясендә Вахитов районындагы 3нче санлы икмәк заводын «ябу» белән бәйле хәбәрләрне шәрехләде. Шәһәр башлыгына, килеп туган хәл уңаеннан фикер белдерүне сорап, КПРФ депутаты Альмир Алеев мөрәҗәгать итте.
«Массакүләм мәгълүмат чараларыннан белүемчә, икмәк заводы эшен дәвам итә. Эмоцияләрдән тыш, базар законнары да эшләргә тиеш. Кешеләр эшсез калырга тиеш түгел, алар эшкә урнаштырылырга тиеш. Мин хәзер өченче икмәк заводы турында гына әйтмим, әмма без базар шартларында яшибез, партия барысына да фәрман бирә торган социалистик стройда түгел. Бездә яңа предприятиеләр ачыла, без яңа эшче кулларга бик мохтаҗ», — диде мэр.
Гыйнвар азагында «Ак Барс» холдингының үз предприятиеләрен — БКК һәм 3нче санлы Икмәк заводын берләштерергә карар итүе билгеле булган иде. Әмма соңрак иҗтимагый петицияләр сайтында, Казанның 3нче Икмәк заводын япмауны сорап, Россия Президенты Владимир Путинга юлланган мөрәҗәгать пәйда булды. Нәтиҗәдә, социаль киеренкелек чыгу сәбәпле, 3нче Икмәк заводын һәм БККНЫ берләштерү туктатылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз