Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан мэры 39 нчы мәктәп һәм Л.Толстой музее турында үзенең карашын белдереп, ике объектны бердәм комплекс буларак карарга өнди
Мәдәният елы чараларына йомгак ясалу каралганда, шәһәр башлыгы проблемалы мәсьәләне кузгатты
(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә башкаланың Мәдәният елы чараларына йомгак ясалды. Аның буенча Башкарма комитет башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова хисап тотты. Киңәшмәгә рәислек иткән мэр Илсур Метшин исә бу өлкәдә проблемалы мәсьәләне кузгатты.
Шәһәребездәге 39 нчы мәктәбе директоры Галина Нәҗипова башта шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать итеп, аннары без аның башлангычында бергәләп Президент белән элемтәгә чыгып, мәктәп территориясендәге бөтен бинага капиталь төзекләндерүне сорадык. Балалар 2 смена укый торган мәктәпкә Президент үзе килеп карады. Мәктәп территориясендә Толстой музее да бар. Ә капиталь ремонт сорап фәкать әлеге мәктәп директоры йөрде. Бу эшләргә республика акча бирде, шуның өчен Президентыбызга олы рәхмәт. Әлеге мәктәптә рус теле һәм әдәбияты буенча бик көчле укытучылар эшли, алар кызыклы чаралар оештыра, әдәбият белән кызыксындырып, бик күп баланы туплый алганнар, укучылар зур уңышлар күрсәтә. Лев Толстой музее белән мәктәпне берләштерү турында карар кабул ителде. Инде музейдагылар арасында, мәктәп кирәкми, дип юллап йөрүчеләр барлыкка килде. Безгә ныклык күрсәтеп, мәктәп белән музейның бердәм комплекс булып саклануына ирешү кирәк. Музей өчен балалар тавышы, үсеп килүче буынның Казанда яшәп алган, иҗат иткән рус әдәбияты классигы белән кызыксынуыннан да яхшырак нәрсә бар? Инде әлеге объектта төзекләндерү эшләре төгәлләнә, Президентыбыз Рөстәм Нургали улына аңлап, акча табып бирүе өчен рәхмәт. Ә ата-аналарның, педагогик коллективның, укучыларның үтенече бердәм комплекс кысаларында гамәлгә ашырылырга тиеш. Мәдәният елында шәһәребездә гамәлгә ашырылмаган проблемалы мәсьәлә бу.
Казан мэры Илсур Метшин бүгенге киңәшмәдә шулай дип сөйләде. “Матур көнгә карап хозурланып, Толстой яшәгән чордагыча тынычта чәй эчәргә теләүчеләр бардыр, әмма безнең бүген бурычыбыз башкарак: экспонатлардан кала, музейдан эчтәлекле эш тә таләп ителә. Без балаларыбыз тарих белән кызыксынсын, музейлар балалар, яшьләр белән кайнап торсын дип хыялланабыз, бу объект турында шулай сөйләшкән идек, димәк, юнәлештән тайпылмыйбыз: педагогик коллектив, балалар музейның хуҗалары булсын, музей проекты кысаларында ул уртак эшкә әйләнсен”, - дип мөрәҗәгать итте мэр Илсур Метшин Башкарма комитет башлыгы урынбасары Н.Гричанниковага.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз