Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан мэриясенең чираттагы татар теле курсларына ике яңа төркем җыялар
22 июльдә чираттагы бушлай татар теле курсына старт бирелә. Татар теле курслары берничә әзерлек дәрәҗәсенә исәпләнгән. Тел, грамматика һәм сөйләм нигезләрен үз эченә алган программадан торган әлеге курс алты атна дәвам итә.
«Дәресләр ике сәгать бара. Традиция буенча иң яхшы укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Курска килергә теләүчеләр сылтамага басып языла ала», – дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Уздыру урыннары: Казан шәһәре Башкарма комитеты, Кремль ур, 3 («Кремль» м.ст.) (башлангыч төркем). Черек күл паркындагы амфитеатр («Тукай мәйданы» м.ст.) (дәвам итүчеләр төркеме)
- Татар теле курсларын Казан мэриясе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз