news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мэриясендә Даниел Мариновны спорт гимнастикасында бронза медале белән котладылар

Казан спортчысы Даниел Маринов спорт гимнастикасы буенча Дөнья чемпионатының бронза призеры булды. Казан мэриясе Телеграм-каналында чемпионны котлавын урнаштырган.

«Даниелны һәм аның остазларын котлыйбыз һәм яңа казанышлар телибез!» - дип язалар мэриядә.

Индонезиядә узган ярышларда Даниел Маринов 14,466 балл нәтиҗәсе күрсәтеп, өченче урынга лаек булды. Аның медале Россия җыелмасы өчен турнирда дүртенче булды - элегрәк РФ спортчылары ике алтын һәм бер көмеш медаль алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot