news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэриясендә “Яраткан күзләр өчен зарядка” дип аталган видеокомплексны тәкъдим иттеләр

Ул ерактан начар күрүче балалар һәм яшьләрнең күз күремен яхшырту һәм күз авыруларын профилактикалау максатын куя

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Казан мэриясендә “Яраткан күзләр өчен зарядка” дип аталган күнегүләр комплексын тәкъдим иттеләр. Әлеге видеокомплекс Казан шәһәре Башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе һәм “Третий глаз” ширкәте белән берлектә хәйрия проекты буларак эшләнгән. Ул ерактан начар күрүче балалар һәм яшьләрнең күз күремен яхшырту һәм күз авыруларын профилактикалау максатын куя.

Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов сүзләренчә, бүгенге көндә мәктәп укучыларына бик күп эш йөкләнә, ахыргы елларда ул тагын да артты. “Алар физик яктан да, эмоциональ яктан да нык арый. Шуңа күрә без аларны ял иттерергә булдык. Һәм шушы күнегүләрдән башладык, безгә монда эш җитәрлек. Дәресләр белән әлеге күнегүләрне чиратлаштырып алып барырга кирәк”, - диде җитәкче.

“Яраткан күзләр өчен зарядка” күнегүләр комплексы “Третий глаз” үзәге табибы Дмитрий Липинский җитәкчелегендә алып барыла. Комплекска кергән гап-гади алты күнегүне өйдә дә, мәктәптә дә ясарга була. Липинский сүзләренчә, әлеге күнегүләрне даими ясаганда яхшы нәтиҗәгә ирешеп була. Әлегә бу комлекс башкаланың 4 мәктәбендә генә апробация үткән. Бүгенге көндә видеокомплекс Казанның 120 белем учреждениесенә таратылган.

Казан шәһәре Мәгариф идарәсенең әйдәп баручы белгече Роза Алаева белдергәнчә, бу күнегүләр комплексы, укучыларның һәм педагогларның тәкъдимнәрен исәпкә алып, икенче тапкыр да чыгарылган. Башкала педагоглары аны ял вакытлардында һәм динамик паузаларда кулланырга уйлый.

Татарстан Республикасы буенча баш балалар табиб-офтальмологы Лия Балгова сүзләренчә, мондый күнегүләр системасы җитмешенче елларда илнең Мәскәү, Днепропетровск шәһәрләрендә киң таралган булган һәм ерактан начар күрүчеләрнең саны 4 тапкырга кимегән.

Казан шәһәре Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Альбина Малова хәбәр иткәнчә, башкала мәктәпләрендә әлеге комплексны гамәлгә кертү белән генә туктап калмаячаклар, ә балаларның күз күреме никадәр яхшырганлыкка тикшерүләр дә үткәрәчәкләр. “Безнең өчен нәтиҗәлелек бик мөһим”, - диде ул.
Статистика буенча, ерактан начар күрү белән бәйле авыруларның көчәеп китүе яшьләрнең сукыраюына алып килүче сәбәпләрдән санала. Шуңа күрә бу авыруны вакытында дәвалау актуаль булып тора. Бигрәк тә мәктәп яшендә укучыларның 82 проценты күзләре начар күрүгә зарлана. Бүген тәкъдим ителгән комплекс хәлне яхшыртыр дип өметләнә башкала табиблары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100