news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мэриясе йортларга җылы бирүне ни өчен туктатырга ярамавын аңлатты

Шәһәрдә ягып җылыту сезоны урамда биш көн дәвамында уртача температура 8 градус җылы булганда тәмамлана.

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”). Бу көннәрдә һава температурасы сизелерлек күтәрелү сәбәпле, Казан башкарма комитетына гражданнар йортларга җылы бирүне сүндерүне сорап мөрәҗәгать итә башлаган. Әмма әлегә шәһәрдә моны эшләргә ярамый, дип хәбәр итә бүген Казан мэриясе матбугат хезмәте.

“Хәзерге вакытта шәһәрнең барлык йортларында да җылы бирүне туктатырга ярамый. Бу РФ Хөкүмәте раслаган карардагы халыкка коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре буенча тиешле һава температурасы буенча күрсәтелгән чикләүләргә бәйле. Әмма күпфатирлы йортта яшәүчеләр җыелыш оештырып, идарәче компаниягә ягып җылытуны вакытыннан алдан тәмамлауны яки җылылык белән тәэмин итү системасын көйләүне сорап мөрәҗәгать итә алалар”, - дип аңлатма бирә Казанның Торак-коммуналь хуҗалык комитеты.

Моның өчен торак милекчеләр җыелышы оештырып, коллектив карары кабул итәргә, ә аннары йортка хезмәт күрсәтүче идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Соңгы 5 көндә Казанда уртача температура 4 градус җылы тора. Биш көн дәвамында 8 градус җылы торса, ягып җылыту сезоны төгәлләнәчәк.

Җылыту сезонын вакытыннан алда тәмамлаган очракта, көннәр салкынайтса, җылылыкны яңадан җибәрү кыен булачак. Чөнки җылылык белән тәэмин итүче челтәрләргә зыян килергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot