news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэриясе яшьләрне Татарстанда яшәүче халыкларның фольклоры белән таныштырды

Казан мэриясе яшьләрне Татарстанда яшәүче халыкларның фольклоры белән таныштырды
Рифат Каюмов

Бүген Казан мэриясе «Сандугач» китапханәсендә яшьләрне Татарстанда яшәүче халыкларның фольклоры белән таныштыру максатыннан концерт-очрашу оештырды.

Казан консерваториясенең фольклор ансамбле кунакларга татар, мари, чуваш, мордва, удмурт җырларын башкарып күрсәтте. Коллективның репертуары этнографик экспедицияләр вакытында язылган үрнәкләрдән формалашкан. Консерваториянең этномузыкология кафедрасы мөдире Лилия Сәрвәрова халык җырларының үзенчәлеге белән таныштырып барды.

«Татарстанда элек-электән алты төпле халык – татарлар, руслар, марилар, чувашлар, удмуртлар, мордвалар – яши. Без авылларга экспедициягә чыгып, аларның җырларын эзлибез, өйрәнәбез. Фольклор – ул бүгенге мәдәниятнең нигезе, халыкның рухи байлыгы. Аннан башка без аерым халыкка гына хас булган үзенчәлекләрне белә алмас идек. Шуңа күрә фольклорны өйрәнү һәм саклау бик мөһим», - диде Лилия Сәрвәрова.

Татарстанда яшәүче халыкларның җырлары аерылса да, белгеч аларда охшашлык та барлыгын әйтә. Лилия Сәрвәрова бу күренешне төрле милләтләрнең күп гасырлар дәвамында дус яшәүләре белән аңлата. Бер халыкның фольклоры икенче халыкныкы белән үрелеп үскән. «Татарстан – ул мәдәният өлкәсендә дә халыклар дуслыгы үрнәге булып тора», - диде Лилия Сәрвәрова.

Әлеге мәдәни чара Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан оештырылды. Оештыручыларның берсе, Казан шәһәре Башкарма комитеты аппаратының баш белгече Лилия Җиһаншина Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәнияте белән танышуга җәмәгатьчелекнең ихтыяҗы зур булуын белдерде.

«Фольклор турында сөйләшүләр, халык җырларын башкарып күрсәтүләр шәһәр кешеләренә бик кирәк, чөнки яшьләрнең күбесе Татарстанда яшәүче халыклар турында, аларның мәдәнияте, милли киемнәре, традицияләре турында бик аз белә. Мондый кичәләр аша без яшьләрнең эчке дөньясын баета алабыз», - диде Лилия Җиһаншина.

Чарага Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан дәүләт мәдәният институты студентлары, Казанның музыка мәктәпләрендә укучы балалар, игъланны күреп килгән кешеләр җыелды. Килүчеләр шулкадәр күп булды ки, залда утырырга урындыклар җитмәде. Очрашу азагында кунаклар мондый мәдәни чараларның дәвамлы булуын сорады.

Фото: © Рифат Каюмов 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100