Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан мэриясе хезмәткәрләре өчен бушлай татар теле курслары башланды
Дәресләрне «Унбер» лицее һәм Сәләт «Асылташ» мәктәбенең татар теле укытучысы Гөлфия Габдуллаҗанова алып бара.
Казан шәһәре Башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен бушлай татар теле курсларына старт бирелде. Дәресләр атнага ике тапкыр ике төркемдә узачак.
«Курслар берничә дәрәҗәгә исәпләнгән: башлангыч һәм дәвам итүчеләр. Дәвам итүчеләр төркеменә татар теленнән база белемнәренә ия булучылар керә, биредә сөйләшү күнекмәләрен арттырачаклар. Дәресләр 1,5 ай дәвам итәчәк. Курслар тел, грамматика һәм сөйләм нигезләрен үз эченә алган унике дәреслек программадан гыйбарәт. Һәр дәрес бер сәгатькә исәпләнгән. Курсларны тәмамлаучыларга таныклыклар тапшырылачак», - дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Башкарма комитет хезмәткәрләре өчен курсларны «Унбер» лицее һәм Сәләт «Асылташ» мәктәбенең татар теле укытучысы Гөлфия Габдуллаҗанова алып бара.
«Минем төрле яшьтәге кешеләр белән эшләү тәҗрибәм бар. Югары уку йортында татар теле курсларын ике ел дәвамында алып бардым. Максатым – телебезнең байлыгын, аһәңен өйрәнүчеләргә җиткерү, аны җиңел, рәхәт, кызыклы итеп өйрәтү, кулай алымнарын эзләү. Шуңа да һәр дәрес үзем өчен тәҗрибә кебек бара: шомартам, баетам», – диде Гөлфия Габдуллаҗанова.
Беренче дәрес танышу, аралашу, үзең турында сөйләү, курска максатлар билгеләү, өйрәнелгән белемнәрне ныгытудан башланган, диелә хәбәрдә.
«Дәрестән үткәннән соң рәхәт хисләр, җиңеллек калды. Укучылар барысы да үз теләге белән килгән. Сорыйлар, кызыксыналар, шул арада бер-берсенә булышалар, җылы әңгәмә узды. Телне сәнгать, иҗат, тарих, әдәбият, аның кулланышы аша өйрәнәчәкбез. Өйрәнәсе мәгълүматны ниндидер вакыйга, тормыштагы хәлләр белән бәйләп барып, телнең сөйләмдә яшәешен, кулланылышын күрәчәкбез», – диде укытучы.
- Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Казан шәһәре Башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен бушлай татар теле курслары Казан мэриясе базасында беренче тапкыр 2021 елда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында оештырылды. Быел шулай ук хезмәт күрсәтү өлкәсе (кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы, сәүдә) хезмәткәрләре өчен дә бушлай татар теле курслары узачак, алар 28 сентябрьдән башланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз