news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мэриясе хезмәт күрсәтү өлкәсе белгечләре өчен бушлай татар теле курслары уздырачак

Октябрь аенда Казан мэриясе хезмәт күрсәтү өлкәсе – кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы, сәүдә оешмалары һ.б. хезмәткәрләре өчен бушлай татар теле курслары уздырачак.

Дәресләр яңа башлаучылар һәм дәвам итүчеләр өчен ике төркемдә үткәреләчәк. Белем бирү программасы үз эченә 12 дәресне ала, аларда төп грамматика һәм сөйләм нигезләре өйрәнеләчәк. Бер сәгатькә сузылачак дәресләрне Казан мәктәпләренең профессиональ педагоглары үткәрәчәк. Укулар тәмамлангач, укучылар тиешле таныклыклар алачаклар.

Курсларга язылу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Тулырак мәгълүматны +7(843)299-15-90 телефоны буенча белергә була.

ТР башкаласы мэриясе беренче тапкыр татар теле буенча түләүсез курсларны 2021 елда оештырды. Ресторан бизнесы, җәмәгать туклануы һәм сәүдә оешмалары хезмәткәрләре өчен дәресләр Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot