news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэриясе түләүсез татар теле курсларын башлап җибәрә

Казан мэриясе түләүсез татар теле курсларын башлап җибәрә
Фото: © «Татар-информ», Александр Эшкинин

7 октябрьдә Казан мэриясе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырылып килүче чираттагы бушлай татар теле курсларын башлый.

«Татар теле курслары берничә әзерлек дәрәҗәсенә исәпләнгән. Башлангычлар һәм дәвам итүчеләр төркеме атнасына бер тапкыр ике сәгать Казан шәһәре Башкарма комитетында шөгыльләнәчәк», - дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Әлеге төркемнәрне «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы – 2024» Бөтенроссия һөнәри конкурсының призеры, шул ук бәйгедә регион этабында җиңүче, «Казан шәһәренең ел укытучысы – 2024» конкурсы призеры, «Иделем Акчарлагы – 2018» яшь язучылар бәйгесенең «Поэзия» номинациясендә Гран-При иясе Ләйлә Гарифҗанова укытачак.

Татар теле курсы алты атна дәвам итәчәк. Ул тел, грамматика һәм сөйләм нигезләрен үз эченә алган программадан гыйбарәт. Быел татар телен өйрәтү буенча өч курс кыш, яз һәм җәй айларында узды. Үткән курсларның иң яхшы укучыларына Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Көзге курста да алдынгы укучылар билгеләнәчәк, диелә хәбәрдә.

Курска язылырга теләүчеләр өчен сылтамага басып анкета тутыру сорала. Урыннар саны чикле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100