news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэриясе транспорт картасына бәя арту хезмәт күрсәтүчеләр тәкъдиме дип аңлатты

Казан автотранспорт предприятиеләре кеременең 56,3 процентын электрон юл йөрү билетларын тулыландырудан җыелган акча тәшкил итә.

Казан мэриясе транспорт картасына бәя арту хезмәт күрсәтүчеләр тәкъдиме дип аңлатты
архив/Владимир Васильев

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан башкаласының җәмәгать транспортында йөрү өчен электрон карта бәясе арту (ул 1 февральдән күтәреләчәк) – пассажирларга хезмәт күрсәтүчеләрнең инициативасы. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына мэриянең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Электрон юл йөрү билетларының тариф планнарын, финанс мөмкинлекләренә карап, Пассажирларга хезмәт күрсәтүчеләр оешмасының директорлар советы билгели. 1 гыйнварда пассажирларга хезмәт күрсәтүчеләрнең киңәшмәсе булды, анда 1 февральдән электрон юл йөрү билетларына яңа тарифлар билгеләү турында карар кабул ителде», диелгән хәбәрдә.

Казан автотранспорт предприятиеләре кеременең 56,3 процентын электрон юл йөрү билетларын тулыландырудан җыелган акча тәшкил итә. Карта сатып алу һәм аны тулыландырудан җыелган акча шәһәр бюджетына керми.

Татарстан башкаласында яшәүчеләр электрон юл йөрү билетын транспорт карталарын тулыландыру пунктларында (шәһәрдә шундый 780 пункт бар) сатып ала һәм тулыландыра ала. 2018 елның декабренә 1,17 миллион түләүле транспорт картасы сатылган.

  • Февраль башыннан шәһәр транспортының барлык төрләренә транспорт картасы бәясе (шул исәптән метрода 50 тапкыр барган өчен) – 2500, автобус маршрутларына лимитсыз юл йөрү билетының бәясе 2300 сум тәшкил итәчәк. Моннан тыш, транспортта 50 тапкыр баруга исәпләнгән 750 сумлык юл йөрү билеты гамәлдән чыгарылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100