Казан мэриясе Татарстанда 1939 һәм 1942 елгы Яңа ел бәйрәменнән сирәк кадрларны күрсәтте
Казан мэриясенең Телеграм-каналында 1939 һәм 1942 елларда Татарстанда яңа ел чыршыларыннан сирәк видеокадрлар чыкты. «Ул авыр елларда да карнавал костюмнары, балалар көлүе, бүләкләр һәм сюрпризга урын булды», – дип язган мэриянең матбугат хезмәте.
Искәртик, элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Украинадагы хәрби махсус операциядә катнашучыларның балаларын Казан Кремленә Яңа ел бәйрәменә чакырырга кушты. Биредә быел беренче тапкыр 1-4 сыйныф укучылары өчен театральләштерелгән Яңа ел тамашасы тәкъдим ителәчәк. Өлкәнрәк яшьтәге балаларны – 5-11 сыйныф укучыларын «Татнефть Арена»да республика Яңа ел чыршысына чакырачаклар.