news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мэриясе татар телен өйрәнүчеләр өчен «Алмаш» гаилә җыенын оештыра

Казан мэриясе татар телен өйрәнүчеләр өчен «Алмаш» гаилә җыенын оештыра
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

2 июньдә 15.00-19.00 сәгатьтә «Мәскәү» мәдәният үзәгендә «Алмаш» гаилә җыены узачак. Татар гаиләләрен һәм татар телен өйрәнергә теләүчеләрне берләштерүче бу җыен төрле яшьтәге, төрле кызыксынулары булган аудиториягә татар телендә кызыклы активлыклар әзерли, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Әти-әниләр өчен филология фәннәре докторы, профессор, полиглот Алексей Арзамазовтан «Туган телне өйрәнүнең нәтиҗәле алымнары» лекциясе, нейропсихолог белән балалар сәләтен ачуга багышланган очрашу, экспертлар катнашында «Татар баласын тәрбияләүдә ата кешенең роле» темасына фикер алышу, балалар өчен микробиология, ракета төзү, кул эшләнмәләре ясау буенча остаханәләр, «Апуш» театр студиясеннән актерлык осталыгы, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте буенча тренинглар һ.б. оештырылачак, диелә хәбәрдә.

Чара дәвамында татар проектларына багышланган күргәзмә эшләячәк, татар китаплары, уенчыклары сатып алу мөмкинлеге булачак, шулай ук «Әминә» дип аталган анимацияле роликлар һәм әлеге проектның сайты тәкъдим ителәчәк. Бәйрәм истәлекле бүләкләр уйнату һәм «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты биюләре белән тәмамланачак.

Гаилә җыены программасы белән Казан мэриясенең милли проектларга багышланган төркемендә танышырга була. Шунда ук аерым остаханәләргә теркәлү дә узып булачак.

  • Әлеге чараны Казан мэриясе Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән беренче мәртәбә үткәрә.
news_right_1
news_right_2
news_bot