news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мэриясе татар теле курсларына чакыра

Казан мэриясе татар теле курсларына чакыра
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казанда татар телен өйрәнү буенча чираттагы бушлай курслар 16 ноябрьдә башлана һәм алты атна дәвам итәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татар телен белү дәрәҗәсенә карап, теләүчеләр башлангыч яки югарырак дәрәҗәдәге төркемгә языла ала. Курс программасы сөйләм теле нигезләрен һәм грамматиканы үз эченә ала. Уку тәмамлангач, иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән укучыларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Теркәлү өчен сылтама аша узыгыз: https://forms.yandex.ru/u/6af1d2cb4a052d2fa40da768⁠

Урыннар саны чикләнгән.

  • Татар теле курслары Казан мэриясе тарафыннан ел дәвамында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның татар һәм туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән оештырыла.
news_right_1
news_right_2
news_bot